Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлек

Балтачта түгәрәк өстәл артында «Хатын-кыз алкоголизмы проблемалары» темасына сөйләшү булды.

Алкоголизм - котылгысыз бер чир ул. Ә эчкече әниләр - җәмгыятебезнең кара табы.

Районның ведомствоара исәптә барлыгы 37 гаилә исәптә тора, шуның 28е спиртлы эчемлекләр кулланучы һәм балаларына тиешенчә тәрбия бирә алмаучы әти-әниләр исеме белән бәйле. Апарның арасында 12 ана бүгенге көндә алкоголизм чиреннән интегә. Билгеле инде, бу гаиләләр вәкаләтле органнар тарафыннан контрольгә алына. Алар белән гаилә әгъзаларының үзара мөнәсәбәтләрен көйләү, сәламәт яшәү рәвеше алып бару турында киңәш-тәкъдимнәр бирү буенча эшләр башкарыла.
Әлеге мәсьәләләрне күтәреп, күптән түгел, район үзәк хастаханәсендә «Хатын-кыз алкоголизмы проблемалары» темасына түгәрәк өстәл утырышы оештырылды. Бу чарада ведомствора исәптә торучы гаиләләр катнашты. Алар игътибар белән балигъ булмаган балалар белән эшләү инспекторы Ләйсән Шакированы һәм комиссия белгече Алисә Ганиеваны, районның табиб-наркологы Рәшит Шәфигуллинны, мәгариф идарәсе белгече Резеда Гаязованы, «Наз» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге хезмәткәре Олеся Абдуллинаны тыңладылар, үзләрен борчыган сорауларга җаваплар алдылар.
Белгечләрнең киңәш-тәкъдимнәреннән соң әти-әниләр өчен рус телендә кыска метражлы «Я сюда больше не вернусь» дип исемләнгән кино да күрсәтелде.
Бирегә килгән әти-әниләрнең бер өлеше генә булса да, «Бүтән эчмим, балаларыма тиешле тәрбия биреп, кешечә яши башлыйм», - дип уз-үзенә сүз биреп, тәүбәгә килә ала икән - димәк, бу чараны үткәрү юкка булмаган дигән сүз.
Фото: http://zavisimost03.ru/alkogolnaya-zavisimost/priznaki/priznaki-alkogolizma-u-zhenshhiny/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250