Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлек

Бердәнбер...

Райондашларыбызга хезмәт күрсәтүче теш табиблары арасында Лилия Хаҗиева бердәнбер гүзәл зат. Ягымлы сүзләре, йомшак куллары белән теш сызлауларын юып алгандай дәвалаучы табибә хезмәттәшләре арасында зур абруй казана. Пациентлар да аны бик хөрмәт итә.

Норма теш поликлиникасында табиб-терапевт булып эшләүче Лилия Минсалиховнаны күңелем ни өчендер балалар теш табибәсе итеп кабул итә. Ягымлы мөнәсәбәте белән тешне дәвалау түгел, креслода утырырга курыккан балаларның да көен таба. Үзе әни кеше булгангамы, әллә инде үз эшенең чын остасы булу балалар белән тиз арада элемтә булдырырга ярдәм итә. Хәер, Л.Хаҗиева балалар белән генә түгел, зурлар белән дә уртак телне тиз таба. Норлат якларында дөньяга килгән Лилия апасы шикелле үк медицина өлкәсен сайлый.
- Ни өчен нәкъ менә теш табибы? Үтә дә авыр һәм җаваплы хезмәт бит, - дим.
- Кечкенәдән теш сызлавы белән интеккәнгәме һич икеләнмичә әлеге һөнәрне сайладым. Хезмәтнең бит аның җиңеле юк. Иң мөһиме, эшнең нәтиҗәсе булу, - ди Лилия соравыма җавап итеп. Чыннан да, эшеңнән тәм табу һәм хезмәтеңдә уңышларга ирешү иң мөһиме. Ә бу нисбәттән, Лилия Минсалиховнаның горурланырлыгы бар. Норма теш поликлиникасында 11 ел эшләү дәверендә күпме пациент белән очрашырга туры килгәндер, аларның санын төгәл генә әйтүе авыр. Шунысы билгеле, алар һәммәсе дә Лилия Хаҗиевага рәхмәтле. Хезмәттәшләре дә Лилия ханым турында бары җылы фикерләр генә әйтә. «Шат күңелле, һәрчак гадел, төгәл, кыю булганы өчен хөрмәт итәбез. Бигрәк тә балалар белән уртак тел таба белүенә сокланабыз. Еш кына аннан үрнәк алып эшлибез», ди коллегалары Л.Хаҗиева хакында.
Поликлиникада эшләү өстенә һәр атнаның сишәмбе һәм пәнҗешәмбе көннәрендә балалар консультациясендә, шулай ук график буенча Балтач урта мәктәбендәге стоматология бүлмәсендә дә эшли ул. Биредә дә аны хөрмәт итәләр. Эшен намус белән, күңел биреп эшләгәнен ассызыклыйлар. Уңышларның, янәшәдәгеләрнең хөрмәте ул, әлбәттә, тырыш хезмәт һәм камиллеккә омтылу нәтиҗәсе. Ә болар исә һәммәсе дә Лилия Минсалиховнага хас сыйфатлар.
Рәсемдә: Лилия Хаҗиеваны пациентлар мөлаем булганы өчен ярата.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250