Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлек

Ә без тук яшибез дигән булабыз

Бала табу яшендә булган 78 % хатын-кыз йод кытлыгы кичерә дип белдерде БДМУның акушерлык һәм гинекология кафедрасы мөдире Әлфия Ящук Дәүләт Җыелышында дөрес туклануга багышланган түгәрәк өстәлдә.

Әлфия Ящук витаминнар кытлыгының йөклелек вакытында нинди күңелсез нәтиҗәләргә китерүе турында сөйләде.

“Даими рәвештә кювезлар, югары технологияле җиһазлар сатып алып урнаштырырга, 500 грамм авырлык белән туган сабыйларны коткарып кала алабыз дип шатланырга була. Ләкин беркем дә ул сабыйларны киләчәктә нәрсә көтәчәге турында уйланмый”, - диде Әлфия Ящук.

Аның сүзләрен БДМУ проректоры Ирина Рәхмәтуллина да  раслады. “Табибка мөрәҗәгать итүче авыруларның 20 процентында – арыклану, туйганчы ашамау нәтиҗәсе, 50 процентында – липидлар алмашыну бозылуы, 90 процентында – гиповитаминоз, 50 процентында – иммунитет статусы бозылу, тимер һәм В12 витамины җитешмәве күзәтелә. Кешеләр аксымны әзрәк, углеводларны күбрәк кулланалар. Организм күзәнәкләренең инсулинга адекват реакциясе бозылу  күренеше тиз үсешә, ә бу исә яман шешкә китерергә мөмкин”, - диде ул.

Ә без туклык, муллык заманда яшибез дигән булабыз. Витаминнар, кирәкле күләмдә азык-төлек ала алмаучылар күп булып чыга түгелме соң арабызда? - дип яза Өмет.

                       

Фото ачык чыганактан алынды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: йод