Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлек

21 яшьтән башлап

2013нче елда Россия Федерациясендә, шулай ук Татарстан Республикасының барлык район һәм шәһәрләрендә 21 яшьтән башлап барлык халыкка диспансеризация үткәрелә башлады. Диспансеризация - ул профилактик медицина тикшеренүе, 21 яшьтән башлап һәр гражданинга 3 елга бер тапкыр үткәрелергә тиеш. Диспансеризация үтү өчен гражданнар иң беренче чиратта үзенең участок табибына мөрәҗәгать итәргә тиеш...

2013нче елда Россия Федерациясендә, шулай ук Татарстан Республикасының барлык район һәм шәһәрләрендә 21 яшьтән башлап барлык халыкка диспансеризация үткәрелә башлады.

Диспансеризация - ул профилактик медицина тикшеренүе, 21 яшьтән башлап һәр гражданинга 3 елга бер тапкыр үткәрелергә тиеш.

Диспансеризация үтү өчен гражданнар иң беренче чиратта үзенең участок табибына мөрәҗәгать итәргә тиеш (Балтач зонасы - үзәк район поликлиникасына, чепьялылар Чепья участок хастаханәсенә, Яңгул ягы халкы Яңгул врачлык амбулаториясенә). Диспансеризация үтүне башлаганда һәр гражданга (мәгълүмати ирекле килешү) кәгазе тутырыла һәм имзасы куела. Үз участок гомуми практика табибы (ВОП) һәм аның шәфкать туташлары тарафыннан нинди анализлар бирелергә, нинди төр тикшеренү үтәргә кирәклеге аңлатыла. Гражданнар бу медицина тикшерүе үтәргә килгәндә кан бирү өчен ач карынга килергә тиешләр, өйдән иртәнге бәвел (моча), кайбер яшьтәгеләргә өйдән тизәк (кал) алып килү кирәк. Кайсы яшьтәге кешегә нинди анализ һәм тикшеренү үтәсе икәнен участок медсестралары кабинет номерлары белән язу (бегунок) бирәләр. Диспансеризация гражданнарга бушка үткәрелә.

Регуляр рәвештә диспансеризация, медицина тикшеренүе үтү авыруларны, бигрәк тә бүгенге көндә актуаль булган йөрәк-кан тамырлары (инфаркт, инсульт, югары кан басымы); яман шеш авыруларын, шикәр диабеты; хроник үпкә һәм бронх авыруларын булдырмый калу яки беренчел стадиясендә авыруның башлангычында вакытында тиешле дәвалау билгеләү өчен бик тә мөһим. Шулай ук халыкны сәламәт яшәү рәвеше алып баруга өндәү (алкоголизм, наркомания, тәмәке тартуга каршы көрәш), физик активлыкны арттыру, рациональ туклану чиктән тыш авырлыкны (симерү) булдырмый калу өчен дә кирәкле.

Поликлиника регистратурасында кайнар линия (горячая линия) телефоны да эшли: 8(84368) 2-52-11. Иртәнге сигезенче яртыдан 16.15 сәгатькә кадәр телефон буенча да информация алырга була.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250