Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлек

Галимнәр яман шеш барлыкка килүне хроник стресс белән бәйли

Кыска стресс еш кына организмга кирәк булса, озакка сузылган стресс аңа тискәре йогынты ясый.

(Казан, 29 апрель, «Татар-информ»). Хроник стресс яман шешләрнең үсешен тизләтергә сәләтле. Өстәвенә, озак стресс һәм онкология авырулары барлыкка килү ихтималы арасында элемтә дә бар, дип саный АКШ Яман шеш институты тикшеренүчеләре. Бу хакта Live Scienceга сылтама белән «Российская газета» яза.

Әгәр кыска вакытлы кискен стресс организмга куркыныч хәлләрне хәл итү өчен кирәк булса, озак вакытлар дәвам иткән стресс аңа тискәре йогынты ясый. Даими борчылу метаболизм үзгәрүгә, билгеле бер гормоннар дәрәҗәсен күтәрүгә һәм теломер озынлыгы кимүгә китерергә мөмкин. Ә бу исә төрле авырулар үсешенә этәргеч ясый. Моннан тыш, хроник стресс иммун системасын да зәгыйфьли.

Бу эффектларның барысы да онкология авыруларының барлыкка килүенә һәм тизрәк үсешенә ярдәм итә, дип җиткерә Тампеда (Флорида) онкология үзәге белгече Шелли Творогер.

Хәер, Нью-Джерси рак Рутгерс институты профессоры Элиза Бандерның озак стресс һәм яман шеш барлыкка килү арасында турыдан-туры элемтә урнаштырылмавын билгеләп үтте. «Булган дәлилләр стрессны яман шеш белән чирләүчеләрнең исән калуы белән бәйли. Әлеге авыру белән чирләп китү күздә тотылмый», – дип өстәп әйтә ул.

«Татар-информ» элек эштәге стресс һәм йокы туймау йөрәк-кан тамырлары авырулары үсешенә бәйле булуын хәбәр иткән иде.

Фото: pixabay.com/ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: яман шеш