Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлек

Хакыйкатьне аңлау авырмы?!

Безнең бүгенге әңгәмәбез «Наз» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге психологы Гүзәл Закирова белән «Балаларның проблемалары һәм аларның чишелеше» дигән темага багышлана.

- Гүзәл, психолог күзлегеннән замана баласының психологиясен тасвирлап үтегез әле. Ул нинди?
- Хәзерге заман балаларының тормышка карата таләпләре дә үзгә, максат-бурычлары да башкачарак. Алар күбрәк җиңел ирешә торган бәхет өмет итеп, зур хыяллар белән яшиләр. Бу дөньядагы яңалыклар һәм прогресслар белән бәйле. Кайбер очракларда балалар һәм яшүсмерләр белән өлкәннәр арасында килеп чыккан аңлашылмаучанлык һәм каршылыклар аркасында бала психологиясендә үзгәрешләр күзәтелә башлый. Шулай ук балаларның билгеле бер төшенчәләрдән куркуы аларда үз-үзләренә ышанмау, җәмгыятьтә үзен кирәксез итеп тою яки артык һәм кимсетелгән итеп хис итү кебек психик кичерешләргә сәбәпче була ала. Бала үз-үзенә кул салу, гомерен чикләү кебек яман уй-фикерләрнең колына әверелә, зур хаталы адым ясый. Бу суицид күренеше дип аңлатыла. Балалар, яшүсмерләр арасында үз-үзен контрольдә тотучы, дөньяны матур итеп күрә белүче, иҗат яки спорт белән шөгыльләнүчеләр дә бар. Ләкин тормышта төрле очраклар була. Бала психологиясе яшь үзенчәлекләре белән бәйле рәвештә төрле халәт кичерергә мөмкин, аларның характерын тотнаксыз дип бәяләргә була.
- Күңелсезлекләр бигрәк тә ничә яшьтәге балалар арасында күбрәк очрый?
- Статистика мәгълүматлары буенча, якты дөнья белән хушлашу турындагы яман уйлар күп очракта 15-17 яшьлек егет-кызлар арасында була. Бу - күчеш чоры белән бәйле вакыт. Шушы чорда бала шәхес буларак формалаша башлый. Аның кызыксынулары, үз таләпләре, өлкәннәргә хас һәм үзеннән зуррак яшьтәге замана яшьләренә охшарга теләү сыйфаты барлыкка килә. Шул сәбәпле, бу яшьтәгеләр үз-үзләренә проблемалар барлыкка китерә дә инде. Гомерне чикләү турында уйлар гаиләдә кризис, зур вакыйга, югалту, тирән конфликт булган чорда, алкоголизм, физик, сексуаль көчләү һәм башка кеше психологиясенә нык зыян сала торган кичерешләр нәтиҗәсендә күзәтелергә мөмкин. Үз-үзенә кул салганчы бала психологик кичереш кичерә, кайбер очракларда сәбәбен белдереп записка яки хат та калдырырга мөмкин.
- Балада бу үзгәрешләрне алдан сизеп буламы? Нәрсәләргә игътибар итәргә кирәк?
- Бала үлем турында уйлана һәм сөйләмендә еш бу хакта әйтеп ала яки шаярта башлый. Читләтеп кенә «минем турында бүтән кайгыртасыгыз булмас инде» кебек фикерен белдерә, бу мәсьәләгә кагылышлы мәгълүматлар җыя (китап-журнал, фильм, фото-рәсемнәр) яки интернетта сайтлар белән кызыксына. Баланың үз-үзен тотышында, эш, хәрәкәтләрендә гадәти булмаган күренеш һәм сыйфатлар барлыкка килә: еш ялгыз калу, үз-үзенә бикләнү, аралашуы кимү, йоклый алмау, аз туклану яки кайбер очракларда әлеге эш-фигыльләрнең киресенчә, гадәттәгедән бик артык булуы да әти-әни һәм өлкәннәр өчен уйланырга җирлек булып тора.
- Бу проблемаларны чишү юлларын да әйтеп үтсәгез иде.
- Үземнең тәҗрибәмнән чыгып шуны әйтеп үтәсем килә. Бүгенге көндә мин 12 һәм 18 яшьлек ике яшүсмер кыз белән психологик-коррекцион дәресләр алып барам. Шушы дәресләр нәтиҗәсендә, әлеге кызларның психологиясендә уңай якка үзгәрешләр күзәтелә башлады. Алар үзләренең проблемаларын башка күзлектән карап бәяләргә өйрәнеп киләләр, дуслары артты. Иң мөһиме, алар әти-әниләренә, якыннарына һәм, гомумән, үзләрен кемгәдер кирәк һәм кадерле булуларын тоя, аңлый башладылар. Элек аларда үз-үзләренә кул салу уе булса, хәзер ул уй артта калды дип әйтеп була.
- Сезнең тарафтан әти-әниләргә, бигрәк тә, балаларга һәм яшүсмерләргә киңәшләр...
- Бүгенге көндә «Наз» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгендә «ышаныч телефоны» эшләп килә: 2-65-05. Бу номерга шалтыратып яки үзәккә килеп, проблемаларыгызны, башкаларга белгертә алмаган борчуларыгызны әйтә, киңәшләр ишетә аласыз. Сезгә психологлар ярдәмгә киләчәк. Шулай ук биредә сенсор бүлмә дә бар. Күңелегезгә ял һәм дәва алырга, киеренкелектән бушанырга теләүчеләр, рәхим итегез (алдан язылу кирәк, 5 сеансның бәясе 77 сум). Әти-әниләр һәм өлкәннәр, җәйге ял чорында газиз балаларыгызга, оныкларыгызга игътибарлы булыгыз. Соңгы елларда яшүсмерләр арасында суицид очрагы артты, шуңа күрә күңелсезлекләр вакытында тиз арада аңлашу, проблемаларны бергәләп чишү юлын эзләп табыгыз. Баланың кемгәдер үзенең шәхес икәнлеген исбатлавы, мөстәкыйльлеккә омтылуы гадәти күренеш булса да, әле үсеп, тормышны танып кына килгән яшь буынга әлеге хакыйкатьне аңлату - өлкәннәр бурычы.
- Актуаль проблеманы чагылдырган җанлы әңгәмәгез өчен рәхмәт Сезгә, Гүзәл Нурулловна!
Әңгәмәдәш Ясминә ШӘМСЕТДИНОВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250