Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлек

Хөрмәтләп искә алабыз

Кеше китә, эзе кала дигән бөек язучыбыз. Әйе, чыннан да гомер буе халкыңа тугрылыклы хезмәт иткәннән соң, лаеклы ялга киткәч тә мактап, сагынып телгә алырлык хезмәтең калса, яшәү ничек рәхәт һәм күңелле?!

Бу нәүбәттән озак еллар районның баш балалар табибәсе булып эшләгән Гөлзада Корнилованың игелекле хезмәтен барлау гаять тә урынлы. Һәм моның шулай икәнлеген без - авыл фельдшерлары үз җилкәбездә татып беләбез. Гөлзада Мәхмүтовна безнең районда 1984нче елдан эшли башлады. Үзе ул Биектау районының Дөбъяз авылы кызы. Гади генә балалар табибы иде. Әнә шул гадилеге белән әти-әниләр арасында хөрмәт казанды. Белемле, хезмәт сөкәчән булуы, үз эшен яратып башкаруы, балаларны ярата белүе белән аерылып торды. Тормыш иптәше яшь хирург Сергей Корнилов белән кавышып, хастаханәгә якын гына өй салып чыгып, тигез матур гаилә булып яши башладылар. Ике кызлары туды. Бар күңелләрен халыкка хезмәт итүгә багышлаганлыктан, гаиләдәге вак-төяк мәшәкатьләрне калкытырга вакыт калмады, һәрчак бердәм фикердә булып, табибларча киңәшләшеп, яшь гаиләләргә үрнәк булып яшәделәр. Сабый туган гаиләләргә киңәш бирергә килгәндә дә, Гөлзада ханым: «Сергей абыегыз әйтмешли», - дип анда да иптәшен кыстырып, гаиләдә әти кешенең сүзе үтемле, шул ук вакытта әти кеше үзе дә акыллы кеше булырга тиешлегенә басым ясый иде. Баш балалар табибәсе булып эшли башлаган 1992нче елдан бирле авыл фельдшерлары белән тыгыз элемтә булдырды. Нинди генә җыелыш, конференция, очрашу булмасын, бер генә мәртәбә, ялгышып кына булса да, безнең алда чыгыш ясамыйча калмады. Һәр нәрсәне, хәтта документация эшләренә кадәр ничек алып барасын җентекләп өйрәтте. Катлаулы диагнозларны уртага салып, ачыклауны оештыра иде. Кирәк вакытта һәр фельдшер белән шәхси эшләде. Беркайчан тавыш күтәрмәде, авыр сүз әйтмәде. Хатабызны үпкәләтми генә таныта белде. Без яшь фельдшерлар да, инде өлкәнәя барганнар да аннан бик күп эш алымнарына төшендек. Хөрмәтебез шулкадәр зур иде, күзенә генә карап тордык дисәк тә, ялгыш булмас. Гөлзада Мәхмүтовна даими рәвештә белемен күтәрү өстендә эшләде, хәтта Мәскәүдә узган конференцияләрнең мөмкин булганының берсен дә калдырырга тырышмады. Үз хисабыннан педиатрия өлкәсе яңалыклары белән танышып, шул рәвешчә район сабыйларына ярдәм итү өчен белем өстәде. Табибә белемле генә булып калмады, искиткеч бай тәҗрибәгә дә ия. Әлеге хезмәт тәҗрибәсе аның хастаханәдә авыру балалар кабул итүе, шул ук вакытта балалар дәвалавы, үз чиратында балалар табу бүлегендә сабыйлар белән эшләве, булачак әниләргә аңлату эшләре алып баруы, бала үстерүче әти-әниләр белән тыгыз элемтәдә торуы, Норма поликлиникасында үз участогына кергән авыл балаларына хезмәт күрсәтүе, газета-радио аша кирәкле киңәшләр җиткерүе, төрле чирләргә каршы профилактика алып баруы, баш табибә булып эшләве, эшләгән хезмәте өчен исәп-хисап тотуы, җавап бирүләр - тынгысыз көннәр-төннәр, эзлекле хезмәт бәрабәренә тупланган нәтиҗә ул. Гөлзада ханымга олуг кбилеен хезмәт куйган хастаханәсендә каршылау насыйп булмады. Узган елның сентябрендә Казандагы республиканың махсуслашкан балалар йортына бүлек мөдире булып эшкә китте. Анда да инвалид балаларга йөрәк җылысын биреп игелекле хезмәтен дәвам итә. Шәфкать туташы Альбина Мөхәммәдшина белән хезмәт елларын бергә тату булып үткәрделәр, лаеклы ялга да бер тирәдә киттеләр.
Корниловларның ике кызлары да буй җитте. Шулай ук медицина өлкәсендә эшлиләр. Гөлзада ханым дәү әни булды. Район сабыйларына күрсәткән игелеген оныкларына да күрсәтергә язсын. Районыбыз әнә шулай хезмәт сөкчән гүзәл ханымнары белән күркәм. Шушы күркәмлеккә алмашка Гөлзада ханым кебек табибәләр күбрәк булса иде.
Авылларда хезмәт күрсәтүче фельдшерлар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250