Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлек

Иңнәреннән ак халаты төшмәс

Районыбызның баш табибы Газинур Дәүләтнур улы Дәүлиевка – 60 яшь.

Егетләрчә җил-җил атлап ир солтаны эшкә килер дә, ыспай гына киемнәрен элгечкә пөхтәләп эләр дә, иңенә ак халатын салыр.

Менә утыз җиде ел шулай – уй-ниятләр кешеләрнең сәламәтлеген кайгыртуга юнәлдерелгән, күңел дигәнең сәламәт яшәү рәвешенә бар халыкны тартырга алынган, аң-фигылең заманча медицинаның кануннарына яраклашып эшләүгә көйләнгән. Саба районы Тимершык авылы егете Газинур Дәүлиев балачагында табиб булам дип шаярып-уйнап йөргәндә, Саба мәктәбендә урта белем алганда, Казан медицина институтына укырга кереп, дәвалау факультетын тәмамлап, табиб-хирург белгечлегенә ия булганда, кеше гомерен саклау белән беррәттән, катлаулы дөньяларда колачлы зур эшләр башкарачагын аз гына булса да күзаллады микән?! Юк, әлбәттә, башка чор мохитендә, совет заманы сулышында үскән буынның бер вәкиле бит ул һәм бары тик хирург буларак операция өстәлендә меңләгән пациентларны исән калдыру өчен хыялланган егет.

Дипломлы белгечне безнең районның Чепья участок хастаханәсенә хирург итеп билгелиләр. Бар халыкның тигез шартларда, уртак максатларда яшәгән чагы – хәрәкәттә – бәрәкәт, табигый ашау, организмнар нык. Чепья ягы авылларының эчкерсез, киң күңелле халкы белән тыгыз бәйләнештә эшчәнлек башлана. Яшь табибны яратып кабул итәләр. Мөлаемлелеге, сөйләшү әдәбе, белемле, дөрес дәвалый белүе, эшенең оешкан төстә баруы белән ихтирам яулаган хирургны  1985 елдан  район җитәкчелеге Чепья хастаханәсенә баш табиб итеп куя. 1990 елга кадәр җитәкче дә була, пациентларны да дәвалый ул. Биредә хезмәт куйган елларын тасвирлау өчен, моннан егерме ел  элек Газинур Дәүлиев җитәкчелегендә ул як авылларда яшәүче Бөек Ватан сугышы ветераннарының сәламәтлекләрен белешү буенча оештырылган рейдны гына искә алу да җитәр, мөгаен. Ул вакытта Газинур әфәнде инде район үзәк хастаханәсен җитәкли иде. Әнә шул чакта мин баш табибның үзвакытында Чепья ягы халкына ни дәрәҗәдә кадерле булганлыгын аңладым. Машинадан төшүгә үк танып алалар, сәлам бирәләр, туктап сөйләшәләр, һәр кергән гаиләдә уртак сүзләре күп, аны җитәкче итеп түгел, якын туганыдай күреп аралашулары җирле журналистны бик сокландырды. Мондый мөнәсәбәтне алдан ук әзерләп куеп булмый, әлбәттә, очраклы очрашуларда бигрәк тә. “Земский доктор” өммәтендә кебек тоелды баш табиб ул чакларда. Халыкның үзенә карата булган хөрмәте, мәхәббәте аны менә 29 ел инде районның баш табибы дәрәҗәсендә йөртә. Түгәрәкләп әйтер өчен утыз ел булырга нибары бер генә ел калып бара.

Апрель аенда Газинур әфәнденең туган көне, нәкъ менә апрель аенда, үзгәртеп корулар җиле «айкаган-чайкаган» туксанынчы елны аны район кадәр районның баш табибы итеп куялар. Ул чаклардагы авырлыкларны Газинур Дәүлиев үзе генә белә, хәер, ул зарлана торганнардан түгел, аның һәр авырлыкка үз карашы, үз сүзе бар. Бүгенге көнгәчә әлеге җаваплы вазыйфаны башкара икән, димәк, югары категорияле табибның районның сәламәтлек өлкәсендә кылган гамәлләре урынлы, райондагы медицина учреждениеләре коллективларында абруе зур. Коллектив дигәннән, Газинур Дәүләтович һәрчак үзенең хезмәткәрләрен яклый белде, урынлы-урынсызга рәнҗеттермәде, диләр аның хакында. Хезмәт урынында җитәкченең әнә шундый ышанычлы яклаучы – ныклы тыл була алуы күпне сөйли.

Газинур Дәүлиев җитәкчелек иткәндә медицина республикада гына түгел, ил күләмендә дә бик күп үзгәрешләр кичерде, яңартулар, яңарышлар, үзгәртүләр күп булды: районның халык сәламәтлеген саклауның матди базасы ныгытылды (әле дә баш табиб туктап калмый, яңа юллар, яңа ысуллар эзләү белән мәшгуль); хәзерлекле кадрлар белән тәэмин ителеш бүгенге көндә дә дәвам итә; яңа, заманча дәвалау һәм профилактика аппаратлары белән җиһазландыру медицина персоналларының эшен күпкә камилләштерде, диагнозны ачыклауда һәм дөрес дәва бирүдә күпмедер уңайлыклар барлыкка килде. Газинур Дәүлиев хезмәт даирәсен киңәйтүгә, профилактика эшен көчәйтүгә көндәлек игътибар бирә. Менә быелдан 5-6 яшьлек бакча балаларына да диспансеризация үткәрү кертелде, аны да баш табиб эшне чиратка салып, көнендә бетерерлек итеп оештыра алды. Бер көндә 7-8 тикшерү юнәлешен үтә алган балаларның әти-әниләре мондый оешканлыкка рәхмәтле калуларын белдерде.

2004 елдан бирле Татарстанның атказанган табибы дигән мактаулы исем йөртүче баш табибыз әнә шулай көн дә киң һәм күпкырлы хезмәтнең үзәгендә кайный.

Янәшәдәгеләре белән бер уйда, бер фикердә дус-тату эшләп, үрнәк, күркәм гаилә башлыгы, хәләле Нурсиягә кайгыртучан, ягымлы ир, кызының һәм улының яраткан әтиләре булып яшәп, гомер дигәнең әкрен генә узып бара. Ничек тә уза инде ул гомер, анысы, ә менә бәрәкәтле, матур, күпләр үрнәк алырлык итеп узганы башка инде. Оркыя  белән Дәүләтнур улының дәүләтле гомер юлына сокланып карарлык. Әйе, дәүләтле!!! Кызы Гүзәл әтисе эзеннән киткән, Казан каласында табибә булып эшли, улы Илнар Мәскәүдә юрист – балалар инде үсеп-буйга җиткән, укып белем алган, җәмгыятькә файдалы һөнәрләр сайлаганнар, тормыш юлдашы Нурсия апа хастаханә китапханәсендә  дәваланучыларны китаплар белән тәэмин итүдә ипле генә эшләп тора, тормыш үз көенә матур гына бара, эшләгән эшеңне күрә, бәяли беләләр, рәхмәтләр әйтәләр, иң мөһиме, тулы бер район өчен иң мөһим булган хезмәтләрнең берсен башкара алу, һәм хезмәтеңнең мәгънәсе булу – дәүләт түгел мени болар?! Күңел күзе күргәннәргә, әлбәттә, зур бер дәүләт. Газинур Дәүләтовичның хезмәте, хөрмәте белән яуланган дәүләте дәвамлы булсын, ямьле язлар баш табибызның йөзенә елмаю өстенә елмаю, сөйкемлелек өстәсен, сәламәтлек мәңге ташламасын, хәерле озын гомерләр насыйп булсын! Балалар игелеге күреп яшәргә, оныклар сөяргә язсын. Нурсия ханым белән мул, имин тормышта гаилә бәхете телибез сезгә! Юбилеегыз котлы булсын!

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

4

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: котлыйбыз