Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлек

Кеше өстендә кеше яки чиратсыз дәвалану турында кыйсса

Мин бүгенге көндә район үзәк хастаханәсендә терапиянең көндезге бүлегендә дәваланам.

Ни өчен дисезме, чөнки биредә бер караватка өчәр кеше туры килә. Система алу өчен чират көтәбез. Ә бит дәваланучылар арасында төрле категория авыручылар бар, дәва алгач ятып та торырга кирәк. Анда нинди ятып тору, синнән соң тагын берничә кеше синең караватыңа чират көтә бит. Ни өчен кеше өстенә кеше алалар микән ул? Болай дәвалануның бер файдасы да булмый бит инде.

Бүлектә бер шәфкать туташы, ничек җитешә диген, иртәнге җидедә аяк өстендә. Авыруларның һәрберсенә тиешле процедураларны үтәргә кирәк.

Әйтер сүзем шул, мондый хилафлыкларга нокта куелсын иде. Адәм баласы соңгы чиктә, өметләнеп, дәваланыр өчен килә хастаханәгә, чират көтәр өчен түгел.

Илһам абыегыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

5

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: үзәк хастаханә