Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлек

Әниебездәй якын табибә.

Икенче баламның "кендек әбисе" буларак белә идем инде мин аны. Күп кенә авырлыклар аша дөньяга аваз салган кечкенә кызымны күкрәгемә кыскач: "Рәхмәт сезгә баламны исән-сау кулларыма тапшырганыгыз өчен," дигән идем.

8нче март - Халыкара хатын-кызлар көненә багышланган әңгәмәне дә аның белән эшлисем килде. Чөнки районыбызның күпме гаиләсенә бәхет авазы салырга ярдәм итүче кешеләрнең берсе бит ул! Аңлавыгызча, бүгенге язмамның герое, район үзәк хастаханәсе табибәсе Илмира Мәҗитова.
- Илмира Илшатовна, күпләр Сезне читтән кайткан табибә итеп кенә белә, районыбызда туып-үскән якташыбыз булуыгызны белүчеләр аздыр.
- 1971нче елның 1нче мартында Чепья авылында туганмын. Миңа 6 яшь тулганда, әтиемне Балтачка статистика бүлеге җитәкчесе итеп эшкә алдылар һәм без гаиләбез белән шунда яши башладык. Әнием балалар бакчасына шәфкать туташы булып урнашты. Гаиләдә без ике кыз үстек. 1988нче елны мәктәпне тәмамлап, Казан медицина институтына укырга кердем. Бишенче курсны тамамлагач, Айдар исемле Балтач егетенә кияүгә чыктым. Кулыма диплом алгач ике ел терапевт булып эшләдем. 1998нче елдан Яшел Үзән шәһәренең балалар тудыру йортында эшли башладым. 150 кешелек бу хастәханәгә бөтен якын-тирә районнардан сәламәтлекләрендә җитди тайпылышлары булган йөкле хатын-кызларны җибәрәләр иде. Барлык хезмәт тәҗрибәмне шунда тупладым.
Бүгенге көндә гаиләм белән Балтачта яшим, район үзәк хастәханәсенең балалар тудыру бүлегендә эшлим, улым Аяз Казан дәүләт медицина университетының 2нче курс студенты, кызым Алинә 8нче сыйныфта белем ала.
- Хатын-кызлар табибәсе булу балачак хыялыгызмы?
- Әйе, медицина мине балачактан ук бер сихри көч белән үзенә тартып торды. Г.Әпсәләмовның "Ак чәчәкләр" китабын бик яратып укыдым. Табиблар тормышын тасвирлаган бу әсәр сайлаган һөнәремнең теләген тагын да ныгытты. Институтта укыганда да, хатын-кызлар табибәсе булып 18 ел эшләү дәверендә дә бу юнәлешне сайлавыма үкенмәдем.
- Балтач хастаханәсендә эшне башлап җибәрү авыр булмадымы?
- Юк, 2012нче елның башында район үзәк хастәханасендә эшли башладым. Балтач халкын гомер-гомергә гади, кешелекле, ачык йөзле дип беләм. Мин килгән коллектив та хөрмәт белән каршы алды. Хезмәттәшләрем тарафыннан якты йөз, булышырга әзерлек тоеп эшлим. Без - бер команда!
- Акушер-гинеколог һөнәре бер дә җиңелләрдән түгел, әгәр әнигә, я бәбигә берәр хәл була калса, мондый очракларда табиб буларак та, хатын-кыз буларак та Сез үзегезне ничек хис итәсез?
- Бала туу - ул бик авыр процесс. Аның ахыры ничек бетәсен беркайчан да төгәл генә әйтеп булмый. Шуңа күрә персонал кирәкле ярдәм күрсәтергә һәрчак әзер булырга тиеш. Хатын-кызның сәламәтлегенә яки баласына зыян килсә, сәбәбен башта һәрчак үземнән эзлим. Кеше гомере, баласы өчен җаваплылык тоту - ул минем бурычым.
- Илмира Илшатовна, 8нче март алдындагы язның беренче нурлары белән уянып килгән табигать кебек Сезнең дә йөзегез һәрчак балкып тора, кәефегез дә шәп күренә. Әни булган һәм әни булырга җыенучы хатын-кызларга ни әйтер идегез?
- Барлык гүзәл затларга да сәламәтлек, күңел тынычлыгы, гаиләләрендә иминлек, эшләрендә уңышлар телим. Үзегезне саклагыз, бәхетле булыгыз. Һәр яңа көн сезгә шатлык, өмет өстәп торсын!
Әңгәмәдәш - Зәлия Хәсәнова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250