Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлек

Организмны витаминнар белән баетабыз…

Организмны витаминнар белән баету өчен берничә ысул.

"Көненә ике тапкыр ашар алдыннан берәр стакан мүк җиләге суы эчәргә кирәк.

2 аш кашыгы балны бер стакан кайнаган суда эретеп, шунда 1 лимон суты, 1 кишер суты (зур гына кишерне вак угычтан чыгарырга һәм сутын сыгарга) өстәргә. Барын да яхшылап болгатканнан соң берничәгә бүлеп, көн дәвамында эчеп бетерергә.

Чыршы яки нарат ылысын салкын су белән яхшылап чайкарга һәм вак итеп турарга. Вакланган 4 стакан ылыс өстенә 2 стакан салкын су өстәп, шуңа 2 бал кашыгы лимон суты, 1 аш кашыгы серкә салырга да, өч көнгә караңгы урынга төнәтергә куярга кирәк. Әледән-әле болгатып торырга. Аннары сөзеп, көн саен берәр стакан эчәргә.

Ярты литр суга 1 стакан вакланган усак кайрысы салып, кайнатып чыгарырга һәм 10-15 минут акрын утта тотарга. Уттан алгач, җылы сөлге белән төреп, 3 сәгать төнәтергә. Көненә өчәр мәртәбә 150 шәр грамм эчәргә”, - дип яза “Саулык. Татар халык медицинасы”.

Чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: витаминнар