Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлек

Прививкалар турында белергә кирәк!

Нәрсә соң ул прививка? Алардан куркырга кирәкме? Әйдәгез, бу сорауга җавапны бергәләп эзлик.

Прививкаларны йогышлы авыруларга (инфекцияләргә) каршы ясыйлар, ләкин бөтенесенә дә түгел, бары тик куркыныч, тиз тарала торган һәм өзлегү, хәтта үлемгә китерә торган инфекцияләргә каршы гына. Балаларга беренче чиратта еш очрый торган йогышлы авыруларга каршы прививка ясыйлар. Бума ютәл (коклюш), дифтерия, кызылча (краснуха), кызамык, паротит эпидемиясе, полиомиелит һәм шулай ук зурлар арасында еш очрый торган туберкулез, гепатит вирусы, столбняк, грипп авыруларына каршы да үткәрәләр.
Прививкалар ясауның төп максаты - иммунитет (яки авыруга бирешмәүчәнлек) булдыру. Прививка ясау нәтиҗәсендә организмда авыруларга каршы ак кан тәнчекләре ясала. Алар организмга кергән микробларны юк итәләр яисә көчсезләндерәләр. Хәзерге вакытта төрле авырулары булган балаларга ясый торган яңа төр вакциналар чыгарылды. Прививкалар үткәрү нәтиҗәсендә дөньяда чәчәк (оспа) авыруы бетерелде, кызамык - 500, паротит эпидемиясе - 150, дифтерия авыруы - 200, бума ютәл - 40, столбняк 50 тапкырга азайды. Ләкин әле тынычланырга иртә.
1990нчы елларда дифтерия авыруы баш күтәрде. Рәсәйдә 100 меңгә якын кеше авырды, үлем очраклары да булды.
Соңгы елларда прививка алмаган балалар арасында бума ютәл авыруы күп булды. Бу авыруны бигрәк тә 1 яшькәчә балалар авыр кичерә, чөнки сулыш туктау куркынычы бар, бала үләргә мөмкин.
Туберкулез авыруы турында әйтәсе дә юк, чөнки ул тирә-якта киң таралган авыру. Бигрәк тә прививка алмаган 3 яшькәчә балалар арасында авыр үтә торган пневмония, менингит, остеомиелит авырулары булырга мөмкин, алардан үлем очраклары да юк түгел.
Күп кенә әти-әни уйларга мөмкин, мин баланы чыныктырам, төрле витаминнар бирәм. Шуның белән авыру минем баланы читләтеп үтәр дип, бәлки шулай булыр да, ләкин бу бернәрсәне дә расламый, бары тик аларга бәхет елмайган, алар авыру кешеләр белән очрашмаган (бәлки бу прививка алган кешеләр аркасындадыр?).
Әгәр әйләнә-тирәдә прививкалар ясатмаган балалар күбәеп китсә, авыру белән очрашу бу бала өчен бик начар тәмамланырга мөмкин. Шуңа күрә балага прививка ясатмау турында кәгазьгә кул куйганчы, һәрбер әти-әни шуны онытмаска тиеш: авыруны булдырмау, дәвалауга караганда җиңелрәк. Мин һәрберебезгә дә балаларыбызның таза-сау булып үсүләрен телим. Моның өчен безгә көчтән килгәнчә тырышырга кирәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250