Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлек

Резеда Закирова: "Гөмбә җыю саклык сорый"

Урманда хозурланып гөмбә җыю саклык сорый, ни дисәң дә алар арасында агулылары күп. Әле аның ашарга яраклылары арасында да ныгытып эшкәртү таләп ителгәннәре бар.

Республикада һәр елны гөмбәдән агулану очраклары булып тора. Беренче билгеләр гөмбә ашаганнан соң 30-40 минут үтүгә сизелә башлый: селәгәй ага, күз яшьләнә, күрү начарлана, саташтыра.
Томсык гөмбә, кәҗә гөмбәсе белән агуланганда ашка-заны бик нык авырта, күңел болгана, костыра. Томсык гөмбә үлемгә дә китерергә мөмкин. Агулану билгеләре сизелү белән, кичекмәстән табибка мөрәҗәгать итәргә кирәк, ул килеп җиткәнче, авыруны яткырып, кечкенә йотымнар белән чак кына тозлы салкын су, салкын каты чәй яисә кофе, шулай ук сөт эчертә тору мәслихәт.
Агуланудан саклану өчен түбәндәге кагыйдәләрне үтәргә онытмагыз: гөмбә аз гына шикләндерсә дә, алмагыз; аларны юл буйларыннан җыймагыз; искергән, чебенләнгәннәрен өзмәгез; җыйган көнне үк эшкәртегез; очраклы кешеләрдән сатып алмагыз.
Гөмбәне тозлау өчен җыйсагыз, 10-15 минут пешерегез, яки агулы матдәләре чыкканчы чылатып торыгыз. Өй шартларында тозланган, маринадланган гөмбәләр һәм алардан ясалган салатларны сатып алмавың хәерлерәк.
14 яшькәчә балаларга гөмбә ашатмагыз, чөнки алар организмында эшкәртү өчен ферментлар микъдары җитәрлек түгел.
Сәламәтлек үзебезгә бәйле, сак булыйк!
Фото: http://spbinweb.ru/spbnews/821

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250