Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлек

Рәхмәтле хезмәт

Һөнәрләре буенча фельдшер-акушер булсалар да, алар гомерләре буе авыл табибәләре дигән исем күтәрә. Шундыйларның берсе Шода авылы фельдшеры Ләйсән Габделхакова.

Ләйсән Балтач кызы. Әмма язмыш аның киләчәген әти-әнисенең туган авылы Шода белән бәйли. Балачагының матур эзләрен саклаган Шода авылы халкына инде ничәнче елын игелекле хезмәт күрсәтә ул. Олысына, кечесенә вакытында медицина ярдәме күрсәтүдә Ләйсәннең хезмәте бәяләп бетергесез. Хәтта бәйрәм көннәрендә дә дәвалау курсында өзеклекләр булмасын дип эшкә ашыга. Көненә ничә тапкыр пунктка кан басымы, баш авыруы, хәлсезлектән зарланып килүче өлкәннәргә, урын өстендә ятучыларга, гозер белән керүчеләргә беркайчан да караңгы йөз күрсәтмәс, тәмле телен жәлләмәс ул. Еш кына тәмле сүзе, төпле киңәшләре дә дәва булып бара, диләр өлкәннәр.

Төп хезмәте кебек тормышы да җитеш. Әле аның өстенә мәдәни чаралар оештыруда да актив катнаша. Ул сәхнәгә куйган биюләрнең чиге юк. Районда үткәрелүче бәйгеләрдә катнашырга да вакыт таба. «Безнең бәхеткә ярый әле Ләйсән килгән», диләр авылдашлары табибәнең хезмәтеннән канәгать калып. Күңел биреп, намус белән башкарган хезмәте өчен рәхмәт ишетүе аның өчен иң олы бәя. Моның шулай булуын Ләйсән үзе дә яшерми.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250