Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлек

Табиблар 13 яшьлек кыз эченнән 4 килолы шеш алган

Казандагы Балалар республика клиник хастаханәсе табиблары Киров өлкәсеннән килгән 13 яшьлек кызга операция ясаган. Алар баланың эченнән 4 кило авырлыктагы зур шешне алган.

Бу турыда хастаханәнең матбугат хезмәте «Татар-информ» агентлыгына хәбәр иткән.

Киров өлкәсендә яшәүче 13 яшьлек кыз узган көздә бик нык ябыга башлый. Шул вакытта аның эче бик зур булып үсә. Баланың әти-әнисе башта гормональ үзгәреш, кызның күчеш чорыдыр, дип фаразлый. Тик тиз арада кызның корсагы бик нык зурая. Куркуга калган ата-ана баланы табибларга алып бара.

Кировтагы табиблар баланың корсагында таз сөякләре тирәсендә зур шеш булуын ачыклый. Кызны дәвалый башлаганчы, алар Казан табиблары белән киңәшләшергә була. Консилиум вакытында, авыру кызны Казанга Балалар республика клиник хастаханәсе алып килергә дип карар кабул ителә.

«Бу вакыйгада нокта куярга иртә әле. Химия терапиясе курсын узганнан соң, кабат тикшеренүләр ясарга кирәк булачак. Әгәр шешнең учаклары калса, аларны алу өчен кабат операция таләп ителергә мөмкин», — дип сөйләгәннәр Балалар республика клиник хастаханәсе матбугат хезмәтендә, дип яза Өмет.

Фото: pixabay.com/ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: яман шеш