Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлек

Ялларда Балтачта имгәнүчеләр арткан

Яңа елны каршы алган төндә Казанда артык туңу аркасында медицина ярдәме сорап табибларга 22 кеше мөрәҗәгать иткән. Шуларның өчесе өшегән.

Кызганыч, медицина ярдәме кирәк булучылар арасында балалар да бар. Яңа ел төнендә, мәсәлән, Республика балалар клиник хастаханәсенә Казаннан 1 яшьлек бала китерелгән. Аның табаны өшегән. Беренчел фаразлар буенча, зәмһәрир суыкта баланы яхшы гына кәефләнеп алган әти-әнисе урамда онытып калдырган булган, дип хәбәр итә Интертат.ру сайты.
Безнең райондагы хәлләр белән кызыксынып, үзәк хастаханәнең ашыгыч ярдәм бүлегенә мөрәҗәгать иттем.
"Биредә эшләүче хезмәткәрләргә 1-3нче гыйнвар көннәрендә барлыгы 77 кешегә медицина ярдәме күрсәтергә туры килде. Балтачта өшеп килү очраклары теркәлмәде, ә менә имгәнүчеләр шактый булды. Нигездә, безгә бозлавыкта таеп егылучылар, аяк-кулларын сындыручылар, ОРВИ белән авыручылар мөрәҗәгать итте. Алар арасында балалар да, урта һәм өлкәнрәк яшьтәгеләр дә бар. Шулай ук бу көннәрдә кан басымы үзгәрү белән бәйле вызовлар да күп булды ",- диделәр ашыгыч ярдәм бүлегеннән.
Фото: http://gazeta.a42.ru/lenta/show/rabotnik-magazina-veshal-banner-i-razbilsya.html

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250