Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлек

Үз мисалымда ышандым

Азат Ишморатовның яхшы табиб-хирург икәнен ишетеп белә идем. Күптән түгел әлеге сүзләрнең хаклыгына үз мисалымда да ышандым.

Тешем бик каты сызлап, шешә башлагач, Норма теш поликлиникасына килергә туры килде. Мине исә туп-туры Азат Урановичка җибәрделәр. Хәлем җиңелләрдән түгел иде, тешемне ярырга туры килде. Төгәл һәм тиз арада куелган диагноз, табибның үз эшен яхшы белүе мине күңелсез-лекләрдән коткарып калды. Әле аның өстенә табибның яхшы мөнәсәбәте үзе генә дә ни тора?! Шәфкать туташы Зәлия Зиннәтуллинаның һәм санитарка Рая Тимофееваның кешелеклелеге хакында язмасам зур гөнаһ булыр иде. Үзегез сайлаган һөнәргә һәрчак тугры калып, намус белән эшләгәнегез, авырсынмый һәр авыруның зарын тыңлап, аларның тешләрен дәвалауда күрсәткән сабырлыгыгыз өчен рәхмәт сезгә. Сер түгел, чит-ятка дип әйтмим, еш кына якыннарына да хезмәт күрсәтергә авырсынган кешеләр күп. Ә сез төрле авыллардан килгән райондашларыбызны якты йөз белән каршы алып, тиешле дәрәҗәдә хезмәт күрсәтәсез. Авыр һәм үтә дә җаваплы хезмәтегездә зур уңышлар, сабырлык, үзегезгә сәламәтлек, гаиләләрегезгә бөтенлек телим.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250