28 апрель - ашыгыч ярдәм бүлеге хезмәткәрләренең һөнәри бәйрәме
Бу көннең максаты - ашыгыч ярдәм табиблары эшенең авырлыгын һәм әһәмиятлелеген ассызыклау. Аларга хезмәтләре өчен рәхмәт белдерү.
Ашыгыч медицина ярдәме хезмәткәрләре көне ни өчен 28 апрельдә билгеләп үтелә соң?
Чөнки 1898 елда нәкъ менә 28 апрельдә Мәскәүдә ике полиция участогына беренче тапкыр ашыгыч ярдәм машиналары беркетелә. Шуннан бирле әлеге хезмәт иң кирәклегә әверелә. Ә һөнәри бәйрәм буларак аны РФ Хөкүмәте карары нигезендә 2020 елда гына кабул итәләр.
Район үзәк хастаханәсенең ашыгыч ярдәм бүлегендә хезмәт куючы һәрбер хезмәткәрне һөнәри бәйрәмнәре белән ихластан котлыйбыз. Сәламәтлек, авыр һәм дә җаваплы хезмәтегездә уңышлар, гаиләләрегезгә иминлек телибез.
Фото: баш мөхәррир
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев