Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлек

Әле син вакцинация ясаттыңмы?

Сентябрь ае көзге-кышкы сезонлы инфекцияларгә каршы вакцинация ясату өчен иң оптималь вакыт.

Елдагыча гриппка яңа заман инфекциясе булып коронавирус өстәлде. Яна коронавирус инфекциясенә каршы Спутник V (ГамКовидВак) кулланылышта. Яңалык буларак бу вакцинаны укол формасында мускулга (мышцы) һәм махсус трубкасы ярдәмендә борынга сиптерү формасында да кулланып була.Сәламәтлек саклау министрлыгы карары нигезендә:
- Спутник V вакцинасын укол яки борынга сиптерү, аерым яки бергә дә кулланырга ярый,1нче компонентны ясаткач, я сиптергәч 2нче компонент 21 көннэн ясалырга тиеш.
- Коронавируска каршы һәм гриппка каршы 2 вакцинаны 1көндә ясатырга ярый яки аерым ясатканда 2 прививка арасы 1 ай булырга тиеш. Безнең медицина хезмәткәрләребезнең күбесе Спутник V борынга һәм Гриппка каршы прививканы укол формасында 1 көндә ясатуны оптималь дип санадык һәм ясаттык. Инде 2020 елда башланган яңа коронавирус инфекциясенә әле бүгенге көндә дә җитди карап, грипп турында да онытмыйча, үз сәламәтлегеңне кайгыртып, вакцинациягә райондашларыбызны чакырып калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев