Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлек

Балтачта тагын 3 кешедә коронавирус диагназы расланган

Татарстанда 46 яңа COVID-19 очрагы теркәлгән, шуларның берсе генә читтән кертелгән.

Татарстанда 46 яңа COVID-19 очрагы теркәлгән, шуларның берсе генә читтән кертелгән, калган 45е элемтә юлы белән йоктырылган дип хәбәр итә сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәте. 15 кеше хәлләре җитди булу сәбәпле хастаханәләргә урнаштырылган, 31 кеше өйләрендә дәвалана.

Авыртучылар санына килсәк, Казан белән Яр Чаллыдан гына калышып (аларда 28 һәм 5), Балтачта 3 кешедә ковид-19 расланган. Азнакайда – 2, Аксубай, Баулы, Бөгелмә, Алабуга, Яшел Үзән, Лаеш районы, Түбән Кама һәм Яңа Чишмәдә берәр очрак теркәлгән.

11 августка Татарстанда барлыгы 24 482 COVID-19 очрагы теркәлгән. Шулардан 21 620 кеше, шул исәптән  узган тәүлектә 26 кеше узган тәүлектә терелгән.

Барлыгы 891 270 кеше вакциналанлган (тәүлеклек үсеш – 6 110), шуларның 702 852се икенче прививканы да ясаткан.

Үзегезне һәм якыннарыгызны саклагыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: коронавирус ковид-19