Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлек

Дару урынына кипкән йөзем ашагыз!

Үзегезгә саклап куегыз!

Сару кайнап азаплаганда акрын гына 5-6 кипкән йөзем чәйнәгез, хәлегез яхшырыр.
Кипкән йөзем бавырны чистартырга да ярдәм итә. Моның өчен ярты стакан кипкән йөземне юыгыз. Аннары стакан тулганчы яңа кайнап чыккан су салып, тастымал белән каплап төнәтегез. Иртән ач карынга төнәтмәне эчеп, йөземне ашагыз. Шулай ай дәвамында 2-3 көн саен дәваланыгыз.

Бөердән ташларны чыгару өчен кипкән кара йөзем кирәк булачак. Йөземне ярып, аңа бөртекле кара борыч куегыз да иртән ач карынга чәйнәп йотыгыз, артыннан су эчегез.

1нче көнне шундый йөземне — бер, икенче көнне икене ашагыз. Исәпне әлеге тәртиптә арттыра барып, йөземнәр санын 10га җиткерегез. Аннары көн саен 1гә киметегез. Шуннан соң 3 көн бәвел кудыргыч дарулар кабул иткәч, янә алда язылганча дәваланыгыз. Тагын 3 көн бәвел кудыргыч дарулар эчегез һәм 3нче, соңгы тапкыр, йөзем белән дәваланыгыз. Ташлар акрынлап эреп, бәвел белән чыгачак.

Шулай да дәваланыр алдыннан табиб белән киңәшләшегез, чөнки болай дәвалану һәркемгә дә килешмәскә мөмкин.

 

 

Автор: Зөһрә Исламова,

чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев