Грипп өзлегүләре белән куркыныч
Үз гомерендә бер генә тапкыр булса да, салкын тиеп авырмаган кеше юктыр. Шунлыктан аның клиник билгеләрен һәрберебез яхшы белә: тамак төбе авырту, томау төшү, көчле ютәл барлыкка килү, тән температурасы күтәрелү.
Халык арасында барлык салкын тиеп авыртуларны "Грипп" дип атау таралган. "Прививка ясатсак та, гаиләбез белән грипп белән авырдык", - дип әйтүләрне еш ишетергә туры килә. Ләкин бу шулаймы? Грипп - грипп вирусы китереп чыгара торган куркыныч йогышлы авыру. Ә гриппка охшаган салкын тиеп авыруларны бик күп төрле башка вируслар да китереп чыгара. Мәсәлән: парагрипп вирусы, риновирус, аденовирус, РС-вирус һәм башкалар. Һәм аларның һәрберсенең 2дән алып 113кә кадәр төрле-төрле типлары бар. Алар китереп чыгарган авыру симптомнары гриппныкына бик ошаганнар. Грипп вирусының да 3 тибы билгеле: А, В, С. В һәм С типлары даимилек белән аерылып торсалар, А тибы үзенең үзгәрүчәнлеге белән аерылып тора. Күбебезнең "Дуңгыз гриппы", "Кош гриппы" дип ишеткәнебез бар. Болар барысы да А гриппының төрләре. Быел Россиядә "Гонконг гриппы" (А/Н3N2) көтелә. Бу вирус яңа түгел. Ул 1968 елда Гонконгта һәм башка чит илләрдә булып узган грипп.
Россия халкында бу гриппка каршы иммунитет юк дәрәҗәсендә. Грипп бигрәк тә яшь балаларга, өлкәннәргә, авырлы хатыннарга, хроник авырулары булган кешеләр өчен куркыныч. Көз айларында ясалган гриппка каршы вакциналар да шушы вируска юнәлтеп эшләнелде.
Районга гриппка каршы 11440 доза вакцина кайтты. Шуның 3490ы балаларга, 7950се - мәктәп, балалар бакчасы эшчеләренә, медицина хезмәткәрләренә, 60 яшьтән узган өлкәннәргә, еш авыручыларга ясалды.
Вакытында гриппка каршы прививкалар ясаткан кешеләр быелгы гриппны йоктырмаслар, йоктырган очракта да җиңел уздырып җибәрерләр дип өметләнәбез.
Грипп, башка авырулардан аермалы буларак, кисәк башланып китә. Авыручы үзенең кайчан авырый башлаганын көнләп кенә түгел, сәгате белән дә әйтеп бирергә мөмкин. Авыручының кисәк кенә температурасы күтәрелә һәм ул 40 градуска кадәр булырга мөмкин, башы авырта, бөтен тәндә хәлсезлек сизелә, калтырата. Югары температураны кисәк кенә төшереп тә булмый. Бигрәк тә авырту билдә, аркада, аяк-кулларда, күз кабакларында сизелә. Аннан тамак авыртуы, томау төшү, коры ютәл кушыла. Грипп бигрәк тә үзенең өзлегүләр китереп чыгаруы белән куркыныч. Шуларның иң куркынычы - үпкә ялкынсынуы. 2016 елда район буенча 103 кеше үпкә ялкынсынуыннан дәваланды. Һәм шуны искәртеп үтәсе килә, алар арасында гриппка каршы прививка алган бер кеше дә юк. Үпкә ялкынсынуы озак дәвалана, күп финанс чыгымнар сорый торган авыру. Грипп белән авыручыларда шулай ук йөрәк авыруы - миокардит, баш мие ялкынсынулары - энцефалит, минингит, колак авыруы - отит һәм башка өзлегүләр күзәтелергә мөмкин.
Гриппны кисәтеп була. Моның өчен һәркем гади генә кагыйдәләр үтәргә тиеш:
Вакытында грипптан вакцина ясату. Вакцинация - грипптан саклану өчен иң уңай чара.
Фәйрүзә Латыпова,
район үзәк хастаханәсенең
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев