Хезмәт

Балтач районы

16+
Сәламәтлек

Гриппка каршы прививка ясатыр вакыт җитте

Балтачта озакламый гриппка каршы прививка ясау башланачак.

Башкалада гриппка каршы прививка ясау кампаниясе башланып киткән. Тиздән ул бездә дә башланачак.
416 мең доза "Совигрипп" вакцинасы Татарстанга кайтарылган да инде. Әлеге препарат А/H1N1/09, А/H3N2 һәм В гриппына каршы торуда ярдәм итәчәк. Хәзер прививка ясау өчен иң кулай вакыт дип санала. Чөнки аның авырудан саклау тәэсире 8-12 көннән, ә иммунитеты төшкән кешеләрдә һәм өлкәннәрдә 1-1,5 айдан башланачак.
Район үзәк хастаханәсеннән алынган мәгълүматлар буенча, вакциналар кайтты, сентябрь аенда прививкалар ясала башлый. Балаларга да, өлкәннәргә дә вакцина бар.
Чыганак: baltasi_official

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.

erid: 2Vtzqwfh92B

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250