Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлек

Иң хәвефле кан төркеме ачыкланган

Япония галимнәре тикшеренүләр үткәргән һәм кайсы кан төркеменең аеруча хәвефле булуын билгеләгән.

Тикшеренү нәтиҗәләре беренче кан төркемле кешеләрнең авыр җәрәхәтләрдән савыга алмау хәвефе барлыгын күрсәткән. Чөнки бу кешеләр, башкалардан аермалы буларак, җәрәхәтләр вакытында кан күп югалта. Аларның кан үзенчәлеге шундый.

Беренче кан төркемендәгеләр барысы өчен дә универсаль донор булып тора. Ә менә үзләренә бары тик үз төркемендәге кан гына күчерергә мөмкин.

Шулай да бу хафага калырга кирәк дигән сүз түгел. Җәрәхәтләр һәркем өчен хәвефле. Бары тик игътибарлы, сак була белергә кирәк.

 

Фото: pixabay.com/ru

Автор: Ләйсән Якупова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: кан төркеме