Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлек

Иммунитетны ныгыту өчен иң арзан ысул

Рецепт өчен 300-350 грамм имбир тамыры, 150-200 грамм бал һәм 1-2 лимон кирәк.

Рецепт өчен 300-350 грамм имбир тамыры, 150-200 грамм бал һәм 1-2 лимон кирәк.

Имбир тамырын арчып, зур булмаган кисәкләргә бүләбез. Лимонны өлешләргә кисеп, орлыкларын алабыз һәм икесен дә иттарткычтан чыгартабыз. Бал кушып бик яхшылап болгатабыз. Профилактика өчен көнгә бер бал калагы кабул итәбез яки чәйгә бутыйбыз.
Катнашманы банкага салып, суыткычта сакларга кирәк, дип яза «Саулык. Татар халык медицинасы».

Әлеге катнашма иммунитетны күтәрә, салкын тиюдән саклый, баш авыртуын басарга ярдәм итә. Лимон С витаминына бик бай, бал да - үзенчәлекле ризык һәм күптөрле авырулардан шифа. Имбир тамырында микроэлементлар, аминокислоталар, эфир майлары бар, моннан кала, бу үсемлекнең тамыры В3, В6, В9, С һәм А витаминнарына бай. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев