Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлек

Көненә күпме каһвә эчәргә мөмкин?

Сәламәт кеше каһвәне, саулыгына зыян килүдән курыкмыйча, көненә 5 чынаяк, әмма шикәрсез, сөтсез генә, эчә ала. Бу хакта кардиолог Юлия Маршинцева сөйли.

Кардиолог Юлия Маршинцева  әйтүенчә, галимнәр каһвәнең сау кеше йөрәгенә тискәре йогынты ясамавын раслаган. Эчемлек канда холестеринны төшерүгә, шикәр чире һәм онкологиянең кайбер төрләре килеп чыгу куркынычын киметүгә ярдәм итә ала.

«Сәламәт кешегә, шикәрсез-сөтсез генә, көненә 5 чынаяк эчәргә мөмкин», — дип сөйләп үткән белгеч.

Кардиолог сүзләренә караганда, эчемлекне күпме кулланырга яравы-ярамавы һәр кеше өчен — индивидуаль. Сәламәтлеккә һәм организм үзенчәлекләренә бәйле ул.

чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: каһвә