Күрше Саба районында короновирус йоктыручылар саны кисәк арткан
Узган тәүлектә Татарстанда 41 яңа COVID-19 инфекциясен йоктыру очрагы расланган.
Авыручыларның икесе хастаханәгә урнаштырылды, 39 кеше өйдә дәвалана. Авыручыларның яшенә килгәндә хәл кичәгечә кала бирә, күпчелекне урта яшьләрдәге кешеләр тәшкил итә, бүгенгә ул - 23.
Авыртучылар Казанда - 21, Яр Чаллыда һәм якын күршебез Саба районында бишәр, Лаешта һәм Биектауда икешәр, Аксубай, Югары Ослан, Яшел Үзән, Питрәч, Кукмара һәм Арчада берәр кеше исәпләнә. Шөкер, Балтачта вирус йоктыручылар ачыкланмаган.
Татарстанда 28 июньгә барлыгы 4472 COVID-19 очрагы теркәлгән. 3309 кеше, шул исәптән 44е-узган тәүлектә терелеп табиблар күзәтүеннән азат ителгәннәр. Шулай да, дәвалауда 1148 кеше кала бирә.
Үзегезне һәм якыннарыгызны саклагыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев