Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлек

Кыш көннәрендә кызыл миләш ашагыз!

Җимешләре ачы булса да, аның составында бик күп файдалы матдәләр бар.

Кышын томау төшсә, ютәл башланса, туңдыргычтан кызыл миләшне алыгыз. Салкын тигәндә аның файдасы тимичә калмас. Миләштә аскорбин кислотасы күп, шуңа да ул температураны төшерергә булыша. Миләштә бактерияләр, гөмбәчекләр үрчүгә каршы торучы җиләк-җимеш кислоталары да җитәрлек.

А витамины микъдары буенча миләш кишердән калышмый. Көн саен бер аш кашыгы миләшне яисә аның кайнатмасын йогыртка, кибет каймагына, катыкка кушып ашарга мөмкин, чөнки бета-каротин сөт майлары белән яхшырак үзләштерелә. Бу җимеш күзләр өчен аеруча яхшы.

Миләштә нерв системасын ныгытырга ярдәм итүче, стресслардан саклаучы, йокыны яхшыртучы В төркеме витаминнары бар. Ул шулай ук кан оешуын яхшыртучы К витаминына бай, тромбоз куркынычы булганда аны ашарга ярамый.

Кызыл миләшне кан системасы бозылганда, бәвел юллары ялкынсынганда, ташлар булганда, ашкайнату системасы бозылганда файдаланалар. Ул бигрәк тә өлкән яшьтәгеләргә һәм балаларга файдалы.

Бу җимешне чәйгә кушып эчәргә дә, төнәтмәсен ясарга да мөмкин. Төнәтмәсен әзерләр өчен стакан ярым суга бер кашык изелгән җимеш салып, өстен каплап тотарга кирәк. Көнгә 2-3 мәртәбә яртышар стакан эчәргә була.

Тагын бер ысул: 2 килограмм миләшне юып, 2 литр суга салырга һәм йомшаганчы пешерергә. Иләк аша уып чыгарырга һәм, пыяла банкаларга салып, 15 минут пастеризацияләргә.

Әчелеге бетсен өчен миләшне кыраудан соң җыялар. Кышын ул туңдыргычта тагын да тәмләнеп китә, дип яза Кызыл таң.

Тискәре йогынтысы булуы ихтимал, алдан табиб белән киңәшләшү мөһим!

 
Автор:Зөлфия Фәтхетдинова

Фото: веб-редактор

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: миләш халык медицинасы