Хезмәт

Балтач районы

18+
Сәламәтлек

Мәрхәмәтле, шәфкатьле, йомшак куллы, тәмле телле...

Елмаюлы күз карашы, табиб кебек, Чоңгыллардан тартып ала күңел күген, Соңга калма, ашык тизрәк терелтергә, Йомшак сүз дә дару булыр синнән бүген… Мәрхәмәтле, шәфкатьле, йомшак куллы, тәмле телле табибларга дан җырлаучы бу шигырь юллары район үзәк хастаханәсенең неврология бүлеге җитәкчесе Лилия Вәлиевага карата әйтелгән күк. Мең төрле сырхауларга дәва тапкан,...

Елмаюлы күз карашы,
табиб кебек,
Чоңгыллардан тартып ала
күңел күген,
Соңга калма, ашык тизрәк
терелтергә,
Йомшак сүз дә дару булыр
синнән бүген…

Мәрхәмәтле, шәфкатьле, йомшак куллы, тәмле телле табибларга дан җырлаучы бу шигырь юллары район үзәк хастаханәсенең неврология бүлеге җитәкчесе Лилия Вәлиевага карата әйтелгән күк. Мең төрле сырхауларга дәва тапкан, күпме кеше гомерләрен саклап калган шәфкать иясенә адресланган рәхмәт хатлары редакциябезгә дә бик еш килә.
Башкаларның газабын йөрәге аша уздырганы, авыртуларын җиңеләйтергә тырышканы, өмет, шәфкать, ышаныч тулы сүзләр табып юатканы өчен пациентлары аны аеруча хөрмәт итә. Ягымлы итеп эндәшүе, якты йөзе дә кайчагында күпләр өчен дәва булып тора. Лилия Рифатовна һәркемгә кулыннан килгәнчә ярдәм итәргә тырыша, җан дәвасы булырдай сүзләрен дә таба.
Әмма шушы пакълек-аклык артында күпме тынгысызлык, эзләнүләр, йокысыз төннәр, борчылу, күз яшьләре икәнен генә барыбыз да аңлап бетермибез шул. Кайвакытта: "Рәхмәт Сезгә!" - дип әйтергә дә онытабыз… Юкса, нинди авыр, җаваплы эш бит табиб һөнәре, алар кулында - кеше гомерләре!
Фото: zdrav

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250