Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлек

Пешкән урын май “яратмый”

Җитди пешү алган очракта, әлбәттә, кичекмәстән табибларга мөрәҗәгать итәргә кирәк.

Тән пешкән урынга нәрсә сөртергә? Гадәттә, кинәт кенә килеп чыккан күңелсезлектән күпләр югалып кала. Шул урынга үсемлек мае, кремнар сөртергә ашыга.

Болай эшләргә ярамый. Май, элпә кебек каплап, «парник эффекты» ясый. Тәннең пешкән урынына кислород керми. Нәтиҗәдә, яра төзәлми җәфалаячак, ә авырту көчәячәк кенә.

Иң яхшысы — пешкән урынны краннан агып торган салкын су астына куярга. Әлбәттә, монда күп нәрсә пешүнең дәрәҗәсеннән һәм мәйданыннан тора.
Кечкенә урыннарны дәвалау өчен борынгыдан килгән чара бар. Ул — ачы сабын. Сабын авыртуны баса, пешкән урында барган кислоталы реакцияне нейтральләштерә. Өй аптечкасында «Пантенол» дигән чара булу да мондый очракта ярдәм итә.

Җитди пешү алган очракта, әлбәттә, кичекмәстән табибларга мөрәҗәгать итәргә кирәк.

Чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев