Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлек

Прививка ясатыргамы?.. Баш бәласенә әйләнде бу...

Медицина белгечләре грипп ноябрь, декабрь айларында көчәер, ди. Хәзерге вакытта балалар учреждениеләрендә гриппка каршы прививкалар ясату бара, әлбәттә инде, бушка.

Күпчелек әти-әни баласына прививка ясатудан баш тарта, ялгышамы, дөрес эшлиме, моны әйтүе кыен. Табиблар көчле грипп инфекциясе кичергәннән соң, прививка организмны төрле чирләрдән саклап кала дип аңлата. Әмма әти-әниләр башкача фикерли, баланың иммунитетын нык какшата, бала барыбер авырта, дип уйлый.
Алга таба белгечләр фикерен нигезле мисаллар ярдәмендә китерербез, бу уңайдан райондагы вәзгыятьне дә өйрәнербез. Ни генә дисәләр дә, прививканы ике ай алдан ясатырга тәкъдим итәләр, грипп эпидемиясе алдыннан гына ясату нәтиҗә бирмәячәк.
Бүгенге көндә районда гриппка каршы көрәш бара. Балтач гимназиясенең шәфкать туташы шушы көннәрдә укучыларга привкалар ясый башлады (рәсемдә). Районыбызның баш педиатры белдерүенчә, беррәттән мәктәпләрдә, балалар бакчаларында әти-әниләргә пропаганда-аңлату эшләре дә алып барылачак. Шулай ук хезмәт коллективларына бу хакта информацияләр җиткерелә.
Ясаткан привкаларыбыз хәерлегә булсын, файдасын гына күрергә язсын.
Марат Мөэминов фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250