Бәла аяк астында, диләр. Кукмара районының Люга авылында да берәү дә мондый хәл килеп чыгар дип уйламый.
Иртә белән йорт хуҗасы тышка чыккач, әле май ахырында гына алып кайткан тана бозауның ятып торганын күрә. Гадәттә, мал кеше күргәч сикереп тора, ә бу ятуын белә, җитмәсә, авызыннан селәгәй дә ага. Мондый очракта авыл агае нишли инде? Табиб эзләп мәшәкатьләнми, әрәм булганчы иткә әйләндерим, дип уйлый ул. Сугымчылар чакырып чалалар тананы. Итен суыткычка кертеп тутыралар. Хатыны үпкә-бавырын ашамаячакмын дип, кискен төстә баш тарта. Хуҗа эч-башларын бакча башына алып төшеп җиргә күмә, тиресен күрше өлкәдә җыючыга тапшыра.
Бу сөйләгәннәрдән әлегә искитәрлек берни дә юк кебек. Күпләр мондый хәлгә күнеккән. Ә менә аннан соңгылары һәр-беребезгә гыйбрәт алырлык.
Берничә көннән сугымчыларның берсенең кулы, култык асты шешә башлый, бер кулында ярасы булган була. Район хастаханәсенә килгәч, тиз арада республиканыкына озаталар. Ә анда себер түләмәсе дигән коточкыч диагноз куялар.
Хәзер сүзне әлегә гадәттән тыш хәлне тикшерүдә катнашкан «Россельхознадзор»ның ТР буенча идарәсе өлкән дәүләт инспекторы Ринат Фәйзрахмановка бирик.
- Әлеге хуҗалыкны тикшерү миңа йөкләнде, - диде ул. - Бер яшьтән олырак тана бозауны 18 километр ераклыктагы авылдан сатып алалар. Аны саткан кешене дә таптык. Ул авылга бер «ГАЗель» машинасы килүен (номерын хәтерләми), шуннан ике бозау сатып алуын әйтә. Мал сатуга рөхсәт бирә торган авыл җирлеге, ветеринария белешмәләре һ.б. - берсе дә юк.
Мал-туарны кайдан гына сатып алсаң да, аның ветеринария белешмәсе булу мәҗбүри. Ә ул белешмәдә авыруларның булу-булмавы, нинди прививкалар ясалуы бар да языла. Алып кайткач та урындагы ветеринария табибына хәбәр итәргә. Ул бер ай дәвамында мал-туарны күзәтү астында тотарга бурычлы.
Авылда теләсә-кемнән тикшерелмәгән итне һич тә алырга ярамый. Ветеринария белешмәсе булсын. Кукмара районындагы хәл килеп чыкмас дип берәү дә гарантия бирә алмый.
Ә ахыры аяныч бетәргә мөмкин. Әлеге хуҗалыкның абзарларын, капка-коймаларын сүтеп, ишегалдына чокыр казып, итне дә, бакча башына күмелгән эчбашларын да шунда салып ике тәүлек яндырдылар.
Биологик калдыкларны (сәламәт малныкын да) җиргә күмү катгый тыела.
Районда себер түләмәле терлекләр күмелгән 42 үләт базы бар. Әлеге авыруны барлыкка китерүче таякчыклар туфракта 300 елга кадәр саклана. Бу базлар коймалар белән әйләндерелгән, саркофаг белән капланган.
Фото: http://ria.ru/trend/anthrax_outburst_26082012/
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев