Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлек

«Спутник V» коронавирус инфекциясенең «альфа», «дельта», «лямбда» кебек төрләрен нейтральләштерә.

Нәтиҗәлелеген ярты ел үткәч тә саклый

Россиядә җитештерелгән «Спутник V» вакцинасын кадатканнан соң хасил булган антитәнчекләр коронавирус инфекциясенең төрле штаммнарына каршы нәтиҗәлелеген ярты ел үткәч тә саклый. Аргентина галимнәре шундый нәтиҗәгә килгән, дип хәбәр итә CyTA-Leloir агентлыгы.

Галимнәр коронавируска каршы прививка ясаткан («Спутник V» препаратының ике дозасын да) кешеләрдән алынган серологик пробаларны өйрәнгән. 2021 елның гыйнвар-октябрь айлары аралыгында 118 кешедән плазма үрнәкләре алынган. Аны вакцинация алдыннан да, прививкадан соң 21, 42, 120, 180нче көннәрдә дә алганнар (шул ук вакытта, икенче прививканы беренчесеннән соң 21 көн үткәч ясаганнар).

«Вакцинациядән соң хасил булган антитәнчекләрнең күләме алты айдан соң чама белән ун такыр кимүгә дә карамастан, нейтральләштерү сәләте дүрт ай дәвамында саклана һәм алты айдан соң бераз гына азая», - дип искәртте, үз чиратында, икенче бер биолог - Мария Мора Гонсалес Лопес Ледесма.

Ледесма сүзләренчә, «Спутник V» коронавирус инфекциясенең «альфа», «дельта», «лямбда» кебек төрләрен нейтральләштерә, ә «бета» һәм «гамма»га каршы ул тәэмин иткән саклау мөмкинлеге вакыт узу белән арта.

Чыганак: https://tatar-inform.tatar/news/health/27-01-2022/sputnik-v-vaktsinasyn-kadatkach-antit-nchekl-r-yarty-eldan-so-da-saklana-5848076

Тулырак: http://atnya-rt.ru/news/slamtlek/sputnik-v-vaktsinasyn-kadatkach-antitncheklr-yarty-eldan-so-da-saklana

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев