Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлек

Табиб картлыкны кичектерү серләре белән уртаклашты

Медицина фәннәре кандидаты, Мәскәү дәүләт университеты клиникасы эндокринологы Зөһрә Павлова кыйммәтле махсус чаралардан башка һәм үз өстеңдә тәҗрибәләр үткәрмичә генә картлыкны кичектерү серләре белән уртаклашкан.

«Мин конкрет кагыйдәләрне үтәү аркасында үз яшьтәшләреннән шактый яшь күренүче кешеләр белән әледән-әле очрашам», - дип искәртә табиб һәм биредә сүзнең дөрес туклану, даими физик активлык хакында баруын билгеләп үтә.

Шулай ук авыруларны үз вакытында дәвалау һәм «сырхаулау хәлен компенсацияләү» дә бик мөһим, дип искәртте белгеч.

«Теш куйдырырга, авыру ашказанын – дәваларга, симерүдән – котылырга, коры тирегә крем сөртергә кирәк. Шулай ук яшь барган саен организмга «хезмәт күрсәтүгә» күбрәк вакыт сарыф ителәчәген дә истә тотыгыз. Моның нәтиҗәсе – тулы канлы тормыш, аек акыл һәм хәрәкәтчәнлек», - дип яза эндокринолог.

Чыганак

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев