Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлек

Табиб: Коронавирусның «дельта» һәм «омикрон» штаммыннан битлек сакламый

Битлекнең нәтиҗәлелеге ковидның «дельта» һәм «омикрон» штаммнары бүлеп бирә торган вирус өлешләренең күп булуы аркасында кими.

Коронавирусның «дельта» һәм «омикрон» штаммнарыннан саклану өчен битлек киеп йөрү генә аз. Бу хакта иммунолог, медицина фәннәре кандидаты Николай Крючковка сылтама белән ura.ru сайты хәбәр итә.

Крючков аңлатканча, бу очракта битлекнең нәтиҗәлелеге ковидның «дельта» һәм «омикрон» штаммнары бүлеп бирә торган вирус өлешләренең күп булуы аркасында кими.

«Вируслы кисәкчәләр күбрәк булган саен, тирә-юньдәгеләргә әлеге вирусны йоктыру җиңелрәк. Тирә-юньдәгеләргә чирне йоктыру өчен төчкерү, ютәлләү дә кирәк түгел, сулау да җитә. Шунлыктан битлек авырудан коткарып кала алмый», — дип өстәде эксперт.

 

Чыганак: ТИ

Фото: pixabay.com/ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: коронавирус омикрон дельта