Тагын 38 кеше короновирус йоктырган
Татарстанда бүген COVID-19 белән зарарланган яңа 38 очрак расланган һәм барысы да элемтә юлы белән йоктырылган.
21 кеше хастаханәгә салынган, 17 кеше өйдә дәвалана. Барлыгы 18 июньгә Татарстанда 4078 COVID-19 очрагы теркәлгән, 2907 кеше инде терелгән, шул исәптән 33е - узган тәүлектә. Тагын 1159 кеше дәвалануын дәвам итә.
Саннарга күз салсак, 38 авыручының 27се өлкән буын вәкилләренә туры килә: 60яшьтән 70 яшькә кадәр -17, 50 яшьтән 60 яшькә кадәр - 6, 70тән 80 гә кадәр дүрт кше. 30 яшьтән 50 яшькә кадәр - 7 һәм 18 яшьтән 30 яшькә кадәр 4 кешедә яңа таҗлы вирус табылган.
Казанда - 19, Яр Чаллыда - 9, Түбән Кама, Нурлатта - 2, Югары Ослан, Биектау, Лаеш, Минзәлә, Питрәч һәм Тукай районнарында берәр очрак расланаган.
Үзегезне һәм якыннарыгызны саклагыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев