Татарстанда 33 яңа COVID-19 очрагы расланган
29 июльгә Татарстанда барлыгы 5534 COVID-19 очрагы теркәлгән, 4436 кеше, шул исәптән 39ы-узган тәүлектә сәламәтләнгән.
Узган тәүлектә республикада 33 яңа COVID-19 очрагы расланган, шуларның 2се – читтән кертелгән, 31е – элемтә элемтә юлы белән йоктырылган. 3 кеше хастаханәгә урнаштырылган, 30ы өйдә дәвалана.
Авыручылар арасында күпчелек урта яшьләрдәгеләргә туры килә - бүген 30 яшьтән 50 яшькә кадәр 13 кеше авырый.
Шәһәр һәм районнар буенча карасак: Казанда – 22, Арчада – 3, Лаеш, Питрәчтә – 2шәр, Яр Чаллы, Әлки, Яшел Үзән һәм Кама Тамагында берәр кешедә коронавирус табылган.
29 июльгә Татарстанда барлыгы 5534 COVID-19 очрагы теркәлгән, 4436 кеше, шул исәптән 39ы-узган тәүлектә сәламәтләнеп тулы тормышка кайткан.
Үзегезне һәм якыннарыгызны саклагыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев