Татарстанда коронавирустан тагын дүрт кеше вафат булган
Өч хатын-кыз һәм бер ир-ат инфекция корбаны булды.
(Казан, 30 декабрь, «Татар-информ»). Татарстанда коронавирус инфекциясеннән тагын дүрт кеше үлгән. Бу хакта ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының Матбугат хезмәте хәбәр итә.
1935 елда туган хатын-кыз, 1953 елда туган ир-ат, 1957 елда туган хатын-кыз һәм 1958 елда туган хатын-кыз корбан була.
«Үлем сәбәпләре патологоанатомик экспертиза нәтиҗәсендә билгеләнгән. Вирус идентификацияләнгән», — дип хәбәр иттеләр ведомствода.
Пандемия башланганнан бирле 30 декабрьгә Covid-19дан 189 үлем очрагы теркәлгән.
коронавирус
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев