Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлек

Татарстанда тагын 10 кеше коронавирус корбаны булган

Пандемия башланганнан бирле Республикада коронавирустан барлыгы 857 кеше вафат булган.

Татарстанда узган тәүлектә 10 кеше Covid-19 инфекциясеннән вафат булган, дип хәбәр итә ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы матбугат хезмәте.

Алар: 1942, 1953, 1955 елгы ир-атлар, калган җидесе — 1934, 1951,1956, икесе 1959, 1960 һәм 1972 елгы хатын-кызлар.

ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәте искәрткәнчә, «Үлемнең сәбәбе патологоанатомик экспертиза үткәрү нәтиҗәсендә ачыкланды. Вирус идентификацияләнде. Мәрхүмнәрнең туганнары һәм якыннарының кайгысын уртаклашабыз».

Пандемия башланганнан бирле Республикада коронавирустан барлыгы 857 кеше үлгән. Вафат булучыларның якыннарының һәм туганнарының авыр кайгысын уртаклашабыз.

Хөрмәтле райондашлар, үзегезне һәм якыннарыгызны саклагыз, саклык чараларын һәм вакытлыча кертелгән чикләүләрне тиешенчә үтәсәк иде!?

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: коронавирус ковид-19