Татарстанда яшәүчеләрнең яртысында диярлек коронавируска каршы антитәнчекләр бар
Республикада сайлап алынган өч меңгә якын кеше сынау узды.
(Казан, 9 декабрь, «Татар-информ», Эвелина Киселёва). Роспотребнадзорның сынау проекты буенча Татарстанда өч меңгә якын кешенең яңа коронавирус инфекциясенә каршы антитәнчекләрен тикшергәннәр. Сентябрьдә антитәнчекләр халыкның 45,2 процентында табылган. Бу хакта туры эфирда Роспотребнадзорның Татарстан буенча идарәсе җитәкчесе — республиканың баш санитар табибы Марина Патяшина сөйләде.
«Без популяция иммунитетын өйрәндек — ул 2947 кешедәге антитәнчекләр. Бу безнең республиканың һәр муниципаль берәмлегендә бер үк санда кешеләр һәм төрле яшь төркемнәрендә бер үк төрле затлар саны. Бу шактый репрезентатив сайлау, аны бөтен республикага карата кулланырга мөмкин», - диде Россия Кулланучы хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтенең республикадагы җитәкчесе.
Сентябрь аенда сынау үткәрелгән кешеләрнең 45,2 процентында антитәнчекләр табылган, июнь аенда бу күрсәткеч 31,3 процент тәшкил иткән.
Патяшина сыналучыларның күбесе коронавирус авыруын бернинди симптомнарсыз (93,8 проценты) кичергәнен әйтте. Тикшеренү мәктәпкәчә яшьтәге балалар, мәктәп укучылары һәм медицина хезмәткәрләренең күбесе авырып терелгәнлеген күрсәткән.
Хәзер Татарстанда күмәк иммунитетка тест үткәрүнең өченче этабы уза. Марина Патяшина бу юлы тикшеренү Татарстан халкының 60 процентында антитәнчекләр булуын күрсәтер, дип өметләнә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев