Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлек

Узган тәүлек нәтиҗәләре буенча Балтачта ике кешедә коронавирус ачыкланган

16 кеше хастаханәләргәгә урнаштырылган, 29 кеше өйләрендә дәвалана.

Татарстанда 45 яңа COVID-19 очрагы теркәлгән, шуның дүртесе читтән кертелгән, калган 41е авырулар белән  элемтәдә булу сәбәпле йоктырылган. Табиблар бәяләгәннән соң 45 кешенең 16сы кеше хастаханәләргәгә урнаштырылган, 29ы өйләрендә дәвалана, диелә ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәте хәбәрендә.

Авыртучылар, табигый ки, иң күбе Казан шәһәренә туры килә, анда узган тәүлектә 28 очрак теркәлгән. Яр Чаллыда - 6, Яшел Үзәндә - 4, ни кызганыч, Балтачыбызда - 2, Арча, Әтнә, Югары Ослан, Кукмара, Питрәч районнарында берәр кеше яңа таҗлы вирус йоктыруы мәгълүм.

Пандемия башланганнан бирле Татарстанда 25 августка  25 168 COVID-19 очрагы теркәлгән, 22 107 кеше, шул исәптән 53е узган тәүлектә сәламәтләнгән.

Тагын шунысы да  куанычлы, вакцина ясатучылар саны 973 126га җиткән (тәүлек эчендә үсеш – 6 450), шуларның 805 698е икенче прививканы да ясаткан.

Үзегезне һәм якыннарыгызны саклагыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: коронавирус ковид-19