Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлек

Варикозны булдырмас өчен

Аяклар белән бәйле авыруларның иң киң таралганы - кан тамырларының варикоз киңәюе.

Табиблар исә моны нәселдәнлек белән бәйләп карый. Әлеге авыру кан тамырлары клапаны җиткелекле булмавыннан барлыкка килә. Алар, белгәнегезчә, кан хәрәкәтен һәм кан тамырлары эчендәге басымны җайга салып тора.

Варикоз барлыкка килү куркынычы бигрәк тә йөкле хатын-кызларда күзәтелә. Шуңа да табиблар йөклелекнең соңгы айларында варикозга каршы оеклар кияргә тәкъдим итә. Озак вакыт аяк өстендә басып торырга туры килгән һөнәр ияләре — чәчтарашларда, укытучыларда, сатучыларда, станок артында басып эшләүчеләрдә дә бу авыру еш күзәтелә.

Авыруны булдырмас өчен аякларны кысып тора торган киемнәр кимәгез. Мондый кием эре кан тамырларын кыса, кан агышын начарайта, нәтиҗәдә, йөрәк-кан системасы эшчәнлеге бозыла. Мөмкинлек булса, үкчәсе биек һәм тәбәшәк булган аяк киемнәрен көн дәвамында алмаштырып торыгыз.

Кан тамырлары өчен махсус диета саклау да ярдәм итми калмас. Менюга яфраклы яшелчәләр, бүрттерелгән орлыклар, табигый үсемлек майлары һәм чикләвекләр кертегез. Кан тамырларын С һәм Е витаминына бай азыклар ныгытырга сәләтле, әйтик, борчак, яшел суган, ясмык, бавыр, йомырка сарысы, авокадо. Сыекчаларны көненә ике литрдан да азрак эчмәгез.

Варикоз булганда йөзү дә файдалы. Атнасына ике-өч сәгать йөзү аякларыгызны да сәламәт итә, фигурагызны да матурлый.

Чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев