Яңа вакцинада – гриппның 4 штаммы
Ростех корпорациясенә кергән “Нацимбио” холдингы Русия базарына яңа вакцина кайтара башлады. Компаниянең матбугат хезмәте хәбәр итүенчә, вакцина базарга 1 ноябрь көнне чыгарылган.
Рязань өлкәсендә җитештерелгән препарат составында гриппның өч урынына 4 актуаль штаммы бар. Вакцина Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы таләпләренә туры килә.
“Нацимбио” холдингы Русия Сәламәтлек саклау министрлыгы белән “Ультрикс Квадри” дип аталган яңадан-яңа 4 валентлы вакцина поставкаларына беренче килешү төзегән. 2019 елда төбәкләргә 2,7 миллионнан артык доза озатылачак”, - диелә хәбәрдә.
Контракт Сәламәтлек саклау министрлыгы һәм Роспотребнадзорның кешеләрне 2023 елга кадәр 4 валентлы вакцинага этаплар буенча күчерү планын гамәлгә ашыру кысаларында төзелгән, дип яза Өмет.
Автор : Шакирҗанова Әлфия
Чыганак: futurerussia.gov.ru
Фото: pixabay.com/ru
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев