Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлек

Йод җитмәүне авитаминоз белән бутамагыз!

Йод дефициты сәламәтлек өчен бик куркыныч.

Калкансыман биздә йод ярдәмендә эшләнә торган гормоннар кеше организмының барлык органнарына һәм системаларына йогынты ясый. Үсеп килүче организм өчен йод җитмәү аеруча куркыныч. Ул өч яшькә кадәрге сабыйларның психик үсешендә тоткарлыклар китереп чыгарырга мөмкин, ә өлкәнрәк балалар үсештә артта кала, гәүдә авырлыгы арта һәм еш авырый. Йодка кытлык гормоннар синтезы бозылуга да китерә.

1. Организмның йодка кытлык кичерүеннән котылу өчен, иң беренче чиратта йодка бай ризыклар белән тукланырга кирәк. Атнага 2-3 тапкыр диңгез балыгыннан пешерелгән ризыклар кулланыгыз. Минтай балыгыннан әзерләнгән 80 граммлы 1 порция ризык организмда тәүлеклек йод нормасын тәэмин итә ала. Диңгез кәбестәсе шулай ук йод дефициты вакытында алыштыргысыз ризык булып санала. Тәүлегенә 200 грамм шундый су үсемлекләре куллану сезнең организмны кирәкле микроэлементлар белән баетачак.

2. Йодлаштырылган тоз белән “дуслашу” да зыян итмәс. Аның организмга кирәкле тәүлеклек күләме 5 граммны тәшкил итә. Бу – бер чәй кашыгы тоз дигән сүз. Әмма шуны исегездә тотыгыз: йодлаштырылган тозны әзер ризыкларга гына өстәргә кирәк. Чөнки пешергән вакытта йодның күп өлеше парга әйләнеп юкка чыга. Ә дозировканың артуы сәламәтлеккә зыяннан башка бернинди файда да китерми.

3. Йод кишер, томат, баклажан, суган, җиләк-җимештән әфлисун, фейхоа, бакча җиләге, хөрмә, алмада һәм әстерхан чикләвегендә бар. Аларга да өстенлек бирергә тырышыгыз.

4. Йод дефициты — мәкерле авыру. Күп кенә очракларда бу проблеманы махсус тикшеренү ярдәмендә генә ачыклап була. Көчле ару-талу, даими стресслар һәм дөрес тукланмау калкансыман бизнең эшчәнлеге бозылуга китерә.

https://vk.com/vatanym

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев