2024 ел районыбызның сәламәтлек өлкәсендә зур үзгәрешләр елы булды
Нинди үзгәрешләр?
Район үзәк хастаханәсенең баш табибы Газинур Дәүлиев:
2024 ел районыбызның сәламәтлек өлкәсендә зур үзгәрешләр елы булды. Районыбызга тугыз табиб эшкә кайтты, бүгенге көндә алар районыбыз халкына матур гына хезмәт күрсәтәләр.
Көн таләпләренә туры килерлек гинекология бүлеге һәм балалар поликлиникасы эшләнде. Сәрдек авылында яңа фельдшер-акушерлык пункты ачылды. Быел Югары Ушма һәм Шубан авыллары халкы да яңа фельдшер-акушерлык пунктлы булачак.
Ә Чапшар, Карадуган, Шода, Кече Лызи фельдшер-акушерлык пунктларына капиталь ремонт ясалачак. Шулай ук хастаханәдә ремонт ясарга республика тарафыннан 40 миллион сум акча бүлеп бирелде. Әлеге акчаларга хозблокның тышы һәм эче ремонтланачак, анда яңа җиһазлар алыначак, хирургия бүлегенең тәрәзәләре алыштырылачак. Хөрмәтле райондашлар,
2025 елда һәркайсыгызга ныклы сәламәтлек, имин, матур, бәхетле көннәр теләп калам.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев