Балтач яңалыклары

"Хезмәт" газетасы - Балтач районы

16+
Сәламәтлек

2026 елда больничный өчен көненә ничә сум түләячәкләр

Россия Социаль фонды 2026 елда вакытлыча хезмәткә яраксызлык буенча пособие күләме артуын хәбәр итте

Яңа кагыйдәләр буенча, россиялеләр больничныйның бер көне өчен максимум 6,8 мең сум ала алачак. Бу хакта «Шәһри Казан» яза.

Ведомство мәгълүматларына караганда, бу күрсәткеч 2025 ел белән чагыштырганда якынча 20 процентка күбрәк. Узган ел больничныйның бер көне өчен иң югары түләү 5 673 сум тәшкил иткән.

Социаль фондта аңлатуларынча, пособие күләме хезмәткәрнең рәсми хезмәт хакына һәм эш стажына бәйле. Иң югары сумма максималь керем һәм җитәрлек хезмәт стажы булган очракта гына түләнә.

Моннан тыш, больничный буенча түләүләрнең артуы эш бирүчеләрнең Социаль фондка күчерә торган иминият взнослары лимиты үсү белән бәйле дип аңлатылды.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: «больничный»