5 матдә — иммунитетка дәва
Нинди витамин нәрсә өчен җаваплы һәм аларны ни рәвешле тулыландырырга?
Организмга иммунитетны саклау өчен бик күп витаминнар кирәк, ә бу бары тик даими баланслы туклану булганда гына мөмкин. Нинди витамин нәрсә өчен җаваплы һәм аларны ни рәвешле тулыландырырга? Шуны ачыклыйк әле.
Д витамины
Бу майда эрүчән витамин иммунитетны көйләүдә катнаша. Әлбәттә, ул кеше организмы тарафыннан мөстәкыйль рәвештә синтезлана ала, ләкин моның өчен озак вакыт кояш астында булырга кирәк. Диңгез балыкларын даими рәвештә ашау бу витаминга кытлыкны булдырмауда ярдәмгә килә ала.
В12 витамины
Бу витаминга кытлык еш кына вегетарианнарда һәм өлкән яшьтәге кешеләрдә күзәтелә. Канны булдыру процессы, нерв системасы функцияләре бозыла һәм иммунодефицит күзәтелә. В төркеме витаминнары стресслы ситуацияләрдә, төнге вакытта һәм йокы бозылганда бик күп сарыф ителә. Бу витамин запасын тулыландырырга ит һәм сөт продуктлары, кузаклылар һәм ярмалар ярдәм итәчәк.
Магний
Бу матдә организмның төрле тышкы тәэсирләргә сизгерлеген киметергә ярдәм итә. Магнийга ихтыяҗның артуы йөклелек, имезү, гипертония, төрле физик һәм эмоциональ йөкләнешләр, шулай ук шикәр чире вакытында барлыкка килә. Магний кытлыгы кешеләрнең 30 процентында диярлек бар. Магний җитмәү исә иммунитет кимүгә, йөрәк-кан тамырлары системасы бозылуга, баш авыртуларына һәм хәтта депрессияләргә китерергә мөмкин. Магний яшел яшелчәләрдә күп микъдарда бар, ә тагын аларга чикләвек, ярма һәм банан бай.
Тимер
Тимер кытлыгы организмга төрле патоген тәэсирләргә иммун җавап формалаштырырга мөмкинлек бирми. Тимернең оптималь чыганаклары булып кызыл ит, бавыр, кош ите, йомырка, кузаклылар тора.
Йод
Ул иммун системасы күзәнәкләре тарафыннан актив кулланыла, ә аның дефициты респиратор чирләрнең катлаулануына китерергә мөмкин. Аның җитешсезлеген тулыландырырга диңгез кәбестәсе, диңгез продуктлары, диңгез һәм океан балыгы, йодлаштырылган тоз ярдәм итәчәк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев