Арбашта табиблар пациентларның өйләренә килеп тикшерде
Табиб кирәкле медицина анализлары алды, электрокардиограмма ясады, һәр пациентны җентекләп тикшерде
Арбаш авылында «Озак һәм актив тормыш» милли проекты кысаларында күчмә кабул итү узды, аның максаты – җирле халыкның сәламәтлеген кайгырту.
Врач табиб-терапевт Сабирова Гөлүзә Рифгать кызы фельдшер Исмәгыйлова Венера Әдһәм кызы белән берлектә аз хәрәкәтләнүче биш пациентның өендә булып медицина тикшерүе уздырдылар.
Табиб кирәкле медицина анализлары алды, электрокардиограмма ясады, һәр пациентны җентекләп тикшерде. Пациентларга алга таба дәвалану һәм сәламәтлекне саклау буенча индивидуаль киңәшләр бирелде.
Күчмә тикшерүләр – халыкның, бигрәк тә өлкән яшьтәге һәм аз хәрәкәтләнүче кешеләрнең сәламәтлеге турында дәүләтнең кайгыртуының ачык мисалы, иртә стадияләрдә даими медицина күзәтүенең һәм авыруларны профилактикалауның мөһимлеген ассызыклый.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев