Балтач районы үзәк хастаханәсендә 2025 елга нәтиҗәләр ясалды
Утырыш эшен төп доклад белән баш табиб Рамил Сәфәров ачып, учреждениенең узган елгы мөһим эш юнәлешләренә анализ ясады
Бүген Балтач районы үзәк хастаханәсендә 2025 ел нәтиҗәләренә багышланган йомгаклау утырышы узды. Утырыш эшендә ТР сәламәтлек саклау министры урынбасары Илдар Разин улы Фатыйхов, район башкарма комитеты җитәкчесе Айдар Фоат улы Хәйретдинов, Балтач районы үзәк хастаханәсененең баш табибы Рамил Рәфхәт улы Сәфәров һәм хастаханә коллективы катнашты.
Утырыш эшен төп доклад белән баш табиб Рамил Сәфәров ачып, учреждениенең узган елгы мөһим эш юнәлешләренә анализ ясады, уңышларны һәм ачыкланган проблемаларны билгеләде. Доклад барышында халыкка медицина ярдәме күрсәтүнең сыйфатын күтәрүгә, диагностика һәм дәвалауның инновацион ысулларын кертүгә, кадрлар потенциалын ныгытуга һәм матди-техник базаны модернизацияләүгә аерым игътибар бирелде.
Утырышның көн тәртибендәге икенче мәсьәлә – «2025 елда район үзәк хастаханәсенең хирургия бүлеге эше»темасына хирургия бүлеге мөдире Сәйдәхмәт Гаипназар улы Гаипназаров чыгыш ясады.
ТР сәламәтлек саклау министры урынбасары Илдар Разин улы Фатыйхов район үзәк хастаханәсе эшенә югары бәя бирде. Ул халык белән үзара бердәм эшчәнлекне яхшыртуны дәвам итәргә, шулай ук махсус хәрби операциядә катнашучыларга һәм аларның гаилә әгъзаларына ярдәм итүгә аерым игътибар бирергә кирәклеген билгеләп үтте.
Моннан тыш, Илдар Фатыйхов халыкны диспансеризациягә активрак җәлеп итәргә өндәде.
Балтач районы башкарма комитеты җитәкчесе Айдар Хәйретдинов район үзәк хастаханәсе хезмәткәрләренең нәтиҗәле эшенә рәхмәт белдерде, шулай ук туучылар санын стимуллаштыру һәм кадрлар мәсьәләләрен хәл итү, аерым алганда, яшь белгечләрне сәламәтлек саклау системасына җәлеп итү буенча активрак эшләргә кирәклеген ассызыклады. Бу позиция халык санын арттыруга һәм гражданнарның лаеклы тормыш дәрәҗәсен тәэмин итүгә юнәлдерелгән «Гаилә» һәм «Дәвамлы һәм актив тормыш» милли проектларының да төп юнәлеше булып тора.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев