Балтач үзәк район хастаханәсендә үз өлкәннәрен куандырган
Чара музыкаль номерлар белән дәвам итте
Балтач үзәк район хастаханәсендә Халыкара өлкәннәр көненә багышланган ветераннарны һәм пенсионерларны хөрмәтләү тантанасы узды.
Балтач үзәк район хастаханәсенең баш табиб урынбасары Шәфигуллин Рәшит Кәлимулла улы тантанада катнашучыларны бәйрәм белән котлап: — Сез гомерегезне игелекле эшкә — кешеләрнең сәламәтлеген кайгыртуга багышладыгыз. Районыбызның сәламәтлек саклау өлкәсенә керткән зур өлешегез өчен сезгә чын күңелдән рәхмәт белдерәм. Сезгә нык сәламәтлек, озын гомер телим. Сезнең тәҗрибәгез һәм зирәклегегез медицина хезмәткәрләренең яңа буыннары өчен ориентир булып хезмәт итсен», – диде.
Чара музыкаль номерлар белән дәвам итте. Өлкәннәр үзләренә булган кадер-хөрмәттән бик канәгать калдылар һәм җылы очрашу оештырган өчен коллективка рәхмәт белдерделәр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев